(2 март 2015) Конкурс, татар теленә, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксыну тудыру максатыннан үткәрелә.
Ульяновскида февраль башында «Татар кызы-2015» матурлык һәм талант конкурсында катнашу өчен кастинг башланган иде. 1 мартта кызлар беренче репетициядә һәм фотосессиядә катнашты.
«Татар кызы-2015» конкурсы, татар теленә, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксыну тудыру максатыннан, үткәрелә. Конкурс программасының әзерлек өлеше милли костюмнарда дефиле, риторикага өйрәнү, татар теле өлкәсендә белемнәрне яхшырту һәм иҗади номерларга әзерлектән тора. Оештыручылар ай буе катнашучыларны сайлау белән мәшгуль булды. Гүзәл кызлар төп бүләк – чәшке тун өчен көч сынашачак. Финал шоу-тамаша 4 апрельдә була.