(3 март 2015) “Татарстан – уртак йортыбыз” журналының чираттагы санын укыгыз. Журнал Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты тарафыннан нәшер ителә. Журналда, шулай ук, Россия Федеоациясе мәдәният министры урынбасары Александр Журавскийның Татарстанда дәүләт милли сәясәте стратегиясе турындагы әңгәмәсе, төрле милләт вәкилләренең милли бәйрәмнәре, Менделеевск шәһәрендә әрмән һәм әзербайҗаннар дуслыгы, рус җәмгыяте эшчәнлеге һәм башка кызыклы язмалар урын алган. Әлеге санда милли-мәдәни автономияләр эшчәнлегенә багышланган яңалыклар да шактый.
Журналны Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты Порталында (addnt.ru) укырга мөмкин.