(4 март 2015) Кичә «Сугыш чоры балалары. Әрнүле балачак» исемле китапны тәкъдир итү тантанасы булды. Китап «Сугыш чоры балалары иҗтимагый җәмгыяте» клубы әгъзалары тарафыннан әзерләнгән. Әлеге клуб язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рафаэль Сальмушев җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы мемориал музее каршында оешкан иде. Китапта сугыш чоры балалары — тормышта таланты, фидакарь хезмәте белән татар халкының ихтирамын казанган танылган шәхесләрнең хәтирәләре тупланган. Китап «Әдәбият елында» “Халык социаль проектлары” конкурсында лауреат исеме алды.
«Сугыш чоры балалары. Әрнүле балачак» сугыш чоры турындагы әдәбиятны яңа сюжетлар белән баета, ветераннарның гына түгел, яшь буынның да игътибарын җәлеп итәрдәй проект булып тора.
Китапны тәкъдир итү кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар союзы рәисе Римма Ратникова, Милли музей генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, язучы, филология фәннәре докторы, КФУның татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы мөдире Ирек Галимуллин, Татарстан халыкларының Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрит Мифтахов катнашты. Әлеге чара Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов ярдәме белән оештырылды. Тантанада шулай ук Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Татарстан халыклары Ассамблеясы каршында эшләп килүче “Якшәмбе мәктәбенең” “Энҗе бөртекләре” вокаль ансамбле, гармунчылар ансамбле һәм ветеран җырчылар Зөлхәбирә Сәләхова, Шәүкәт Гәзизовлар чыгыш ясады.