(5 март 2015) Оештыручылар фестивальне ел саен бер ил мәдәниятенә багышларга ниятли.
1-7 июнь көннәрендә Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XII Халыкара театр фестивале үтә. Быелдан алып, фестиваль проектта катнашучы бер илнең театр сәнгатенә багышланачак.
2015 елда «Нәүрүз» Казакъстан мәдәниятенә багышланачак. Театр фестиваленә казакълар 4 спектакль алып килергә ниятли (3 драма һәм 1 курчак театры спектакле). Шулай ук, казакъ театрына багышланган төрле чаралар − күргәзмә, иҗади очрашулар, лекцияләр үтәчәк. Гомумән алганда, фестивальгә 20 дән артык театр коллективы чакырулы. Алар арасында Чувашия, Алтай, Башкортстан, Кырым, Дагстан, Тува, Хакасия, Саха (Якутия), Кыргызстан, Төркмәнстан, Төркия, Әзербайҗан Республикалары театрлары бар.
Курчак театры программасын исә Башкортстан, Чувашия, Казакъстан, Тува коллективлары тәкъдим итәчәк.
Фестивальнең театр тәнкыйтьчеләре коллегиясе әгъзасы Нияз Игъламов сүзләренчә, оештыручыларның Казакъстанга тукталуы әлеге республикадан ел саен дистәләгән заявка килү һәм казакъларның Россия белән тыгыз элемтәдә торуына да бәйле. “Казакъстанда милли театрларның саны, ялгышмасам, 54 кә җитә. Моннан тыш, аларда башка театрлар — рус, немец, корея театрлары да бар”, — диде ул.
Икътисади кризис шартларына да карамастан, фестивальнең бюджеты үзгәрмәгән диярлек һәм быел ул якынча 7 миллион сум тәшкил итәчәк.
Рәсми рәвештә “Нәүрүз”гә заявкалар кабул итү 1 мартта тәмамланган, әмма, кайбер катнашучылар соравы буенча, бу срок 1 апрельгә кадәр озайтылган.
“Нәүрүз”дә катнашучыларны жюри сайлап ала, кайбер театрларга исә оештыру комитеты үзе тәкъдим белән чыккан. Әлегә 40лап театр коллективыннан заявка килгән, әмма аларның 2 дистәгә якыны, ни үкенеч, фестивальдә катнаша алмаячак, чөнки жюри кырыс сайлап алу уздыра, дип белдерде фестивальнең һәм Г.Камал театры директоры Илфир Якупов.
Татарстан театрларының кайсылары фестивальдә катнашуы 28 мартта узачак “Тантана” театраль премиясеннән соң гына билгеле булачак. Чөнки нәкъ менә әлеге премия комиссия әгъзалары тәкъдим иткән театрлар гына “Нәүрүз”дә катнашу хокукына ия була.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының матбугат хезмәткәре Айгөл Дәүләтшина сүзләренчә, фестивальдә катнаша торган спектакльнең туган телдә булуы төп шарт булып тора. Кайбер елларда, “Нәүрүз”дә катнашырга теләк белдергән театрлар рус телендә спектакльләрен тәкъдим иткәләгән, әмма фестиваль концепциясенә туры килсен өчен, туган телгә күчерелгән. “Нәүрүз”нең төп максаты − милли театрларны үстерү, аларга ярдәм итү.
“Нәүрүз”нең мәртәбәле кунаклары арасында немец театр белгече, тарихчы, бүгенге көн театр сәнгате теоретигы, профессор Ханс-Тис Леман бар.
Искәртеп үтәбез: «Нәүрүз» фестивале беренче тапкыр СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары белән 1989 елда Алма-Атада уздырыла. СССР таркалганнан соң, ел саен үткәрелүче фестиваль 5 елга туктатыла. 1998 едда ТР инициативасы белән фестиваль янәдән үткәрелә башлый һәм халыкара проектка әйләнә. Шуннан башлап чара Казанда 4 елга бер тапкыр уздырыла, 2009 елдан 2 елга бер оештырыла. 2010 елдан башлап «Нәүрүз» фестивале исеме астында Халыкара театраль-белем бирү форумы булдырыла. Форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджменлык буенча семинарлар, мастер-класслар уздырыла.