(5 март 2015) Татарстан белән Кострома өлкәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә ТР башлыгы матбугат хезмәте.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кострома өлкәсендә үзара багланышлар тарихы советлар чорыннан соңгы 1996 елдан башлана. Ул чакта төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынган. «Бу еллар эчендә күп нәрсәләр үзгәрде, әмма безнең икътисад сегментларында уртак юнәлешләребез күп», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
2013 ел йомгаклары буенча, Татарстан белән Кострома өлкәсе арасында товар әйләнеше 2,5 млрд. сум тәшкил иткән. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу – мондый ике сәнәгать төбәге өчен түбән күрсәткеч. «Бездә машина төзелеше, азык-төлек сәнәгате, нефть химиясе комплексы алга киткән. Сез, үз чиратыгызда, зәркән әйберләр, корыч торбалар һәм автомобиль краннары җитештерәсез», — диде очрашуда Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Кострома өлкәсе губернаторына Кострома мемориаль мәчетен төзүдә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Президенты ассызыклаганча, хәзер мәчеттә традицион ислам кануннарын үтәүне генә саклап каласы бар, бу мәчет төрле диннәр арасындагы дуслыкны чагылдыра.
Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Кострома өлкәсе делегациясе әгъзалары республиканың бик күп кенә сәнәгать объектларында, шул исәптән «КАПО-Композит» ЯАҖ һәм «КАИ-Лазер» ААҖдә, булганнар. Бүген кунаклар «КАМАЗ» ААҖгә барачаклар.
«Бездә автомобиль краннары җитештерелә. Төп комплектлаучылар Чаллыдан килә. Шуңа күрә «КАМАЗ» ААҖ белән мөнәсәбәтләребез яхшы», — дип белдерде Кострома өлкәсе губернаторы.
Казан Кремлендә әлеге рәсми очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Ситников Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салдылар.
Чыганак: «Татар информ» ИА
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.