(24 март 2015) Йөк машиналары Җиңү атрибутын Россиянең бөтен төбәкләренә – Краснодардан алып Мурманскига кадәр алып бара
“Казанский текстиль” ЯАҖ көн саен 100 мең Георгиев тасмасы җитештерә. Йөк машиналары Җиңү атрибутын Россиянең бөтен төбәкләренә – Краснодардан алып Мурманскига кадәр алып бара. Бу хакта предприятиенең сату бүлеге җитәкчесе Елена Викторова белдерде.
Аның сүзләренә караганда, 5 млн метр чамасы Георгиев тасмасы җитештерелгән инде, бу узган елдагыдан шактый күп. Җитештерүчеләр һәр көн артып торучы ихтыяҗны чак канәгатьләндереп өлгерә.
Кичә Бөек Җиңү символын Краснодар заказчылары алып киткән.
Чыганак: «Татар информ» ИА