(26 март 2015) Бәйрәмгә җыелучыларны Фәрхать Рахманов белән Рәмис Хөснетдинов котлады.
Үзбәкстанның Кашкадәрья өлкәсе татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең Чиракчи филиалы активистлары Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте.
Бәйрәмгә җыелучылар татар, башкорт, рус халык җырларын, биюләрне тамаша кылып, алкышлар белән яратып кабул итте.
Моннан тыш, «Чиракчи» фольклор-этнографик ансамбле солистлары музыкаль котлау башкардылар, дип хәбәр итә Татарстанның Үзбәкстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге.
Чыганак: Татар информ