(27 март 2015) Бу чара Казан Кремленең тантаналар залында уздырылды.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Истанбул мэры Кадыйр Топбашка «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медален тапшырды. Шул уңайдан мәртәбәле чара Казан Кремленең тантаналар залында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге Кадыйр Топбашка җирле үзидарә өлкәсендә уңышлы хезмәттәшлек, Казан белән Истанбул калалары арасында халыкара багланышлар үсешенә керткән өлеше өчен тапшырылды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Истанбул мэры Татарстан-Төркия уртак проектларын алга сөрүдә һәрвакыт актив ярдәм күрсәтә, шулай ук татар диаспорасы үсешенә дә булышлык итә.
Сезнең ярдәм белән Истанбулда татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды һәм аның исемендәге парк булдырылды, диде Рөстәм Миңнеханов, Универсиада үткәрелгән 2013 елның июнендә Казанда «Истанбул» паркы ачылды.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Кадыйр Топбашның өченче мәртәбә Истанбул мэры итеп сайлануы мэр буларак аны халыкның хуплавын күрсәтә.
Зур һәм заманча аэропорт, метро, акыл белән эшләнгән туристик маршрутлар – болар бар да кешеләрне Истанбулга тартып тора. Юкка гына ел саен 10 млн кеше Истанбулны туризм урыны итеп сайлап алмый, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, Татарстаннан хезмәттәшләре дә Истанбулга тәҗрибә алмашу, туризмны үстерү мәсьәләләрен өйрәнү өчен бара.
Рөстәм Миңнеханов Кадыйр Топбашның «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы президенты вазыйфасындагы һәм Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасындагы актив эшен билгеләп үтте. Без Истанбул мэриясе белән Казан мэры Илсур Метшин арасындагы хезмәттәшлекне дә югары бәялибез, диде ул.
Бүген Татарстан белән Төркиянең үзара файдалы һәм уңышлы хезмәттәшлеге өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул Кадыйр Топбашка һәм бөтен Истанбулга уңышлар теләде, киләчәк эшчәнлек дуслыкны һәм хезмәттәшлекне тагын да ныгытуга юнәләчәк, диде.
Үз чиратында, Истанбул мэры Кадыйр Топбаш бүләк өчен рәхмәт белдерде һәм, бүген истәлекле көн, Казан – Истанбул белән тугандаш шәһәр, һәм мин һәрвакыт үземне өйдәге кебек хис итәм, диде ул
Төркия белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлек Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында уңышлы үсә, диде Кадыйр Топбаш. Ул ассызыклаганча, бүген җирле хакимиятләр, җирле үзидарә – «җирнең йөрәге» һәм, алар фикерен исәпкә алмыйча, бөтен дөньяның киләчәк үсеше мөмкин түгел. «Шәһәрләрнең киләчәктәге үсеше җирле хакимиятләр белән хезмәттәшлек булганда гына мөмкин, — диде Истанбул мэры. – Һәм хакимиятнең бу институтын ныгытырга кирәк».
Истанбул мэры фикеренчә, хәзерге заман шәһәре кешеләре шунда яшәүләренә сөенә алырга тиеш. Шундый шәһәрләрнең генә киләчәге бар, диде ул, үз ресурслары булган шәһәрләр генә үз-үзләрен тәэмин итә ала.
Чыганак: «Татар информ» ИА