(27 март 2015) Конференция 13 сәгатьтә Татарстан халыкларының Дуслык Йортында үтәчәк. Анда Ассамблея Советы рәисе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президенты администрациясе, РФ Мәдәният министрлыгы, ТР хакимияте вәкилләре, Татарстанда яшәүче халыкларның милли-мәдәни автономиясе рәисләре катнаша.
Аерым алганда, конференциянең көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралачак:
Татарстан халыклары Ассамблеясының 2012-2014 еллар өчен хисабы;
Ассамблеяның җитәкчелек органнарына сайлау һәм башка сораулар.
Конференция кысаларында татарстан халыклары Ассамблеясының башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров һәм дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов чыгышлары тыңланачак.
Искәртеп үтәбез: 1992 елда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Татарстан халыкларының беренче корылтае узды. Анда милли-мәдәни җәмгыятьләр Ассоциациясе булдыру турында резолюция кабул ителде. 2007 елда Татарстан халыкларының икенче королтае узды. Королтайда Ассоциацияне Татарстан Республикасында яшәүче халыклар Ассамблеясы дип үзгәртү турында карар кабул ителде.
Татарстан халыклары Ассамблеясы Советының рәисе итеп Татарстан Дәүләт Советы Парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин сайланды. Советка шулай ук этник-мәдәни, этник-социаль мәсьәләләргә бәйле эшчәнлек алып баручы ведомство җитәкчеләре, милли җәмгыять берләшмәләре вәкилләре (бер халык – бер тавыш принцибы нигезендә), Ассамблеяның Республика район-шәһәрләрендәге филиаллары вәкилләре һәм оешманы гамәлгә куючы физик затлар кертелде.
Ассамблеяның бүгенгесе
Татарстан халыклары Ассамблеясының бүгенге эшчәнлеге турында сөйләгәндә бөтен Республикада киң җәелдерелгән этно-мәдәни хәрәкәт турында ассызыклап үтәргә кирәк. Яр-Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Яшел үзән, Лениногорск шәһәрләрендә филиаллар һәм вәкиллекләр бар. Шулай ук Ассамблея составына Республиканың 11 муниципаль берәмлегендә эшләүче милли оешмалар кертелгән.
Татарстанда төрле дәүләт структураларының милләтара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән хезмәттәшлеге буенча уникаль тәҗрибә тупланган. Шуларның иң нәтиҗәлесе — Ассамблеяның эчке эшләр структуралары белән хезмәттәшлек итүе. Килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә Ассамблея төрле дәрәҗәдәге хакимият органнарына мөрәҗәгать итә ала. Элеккеге СССР республикаларыннан һәм ерак илләрдән килгән гражданнарны теркәү мәсьәләләре Ассамблея, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль миграцион хезмәте Идарәсе белән төзелгән өчъяклы Килешү кысаларында хәл ителә.
Татарстан халыклары Ассамблеясы составына 35 милләт исеменнән эш алып баручы 85 милли җәмәгать оешмасы керә. Республикада 132 милли-мәдәни үзәк эшли. Төрки халыкларның “Нәүрүз” фестивален үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Күпгасырлык тарихы булган татар (“Сабантуй”), рус (“Каравон”), мари (“Семык”), удмурт (“Гырон Быдтон”), мордва (“Балтай”), керәшен (“Питрау”), украин (“Иван Купала”) халыкларының милли бәйрәмнәре яңарыш ала. Милли кәсеп һәм һөнәрчелекне торгызуда да зур эш алып барыла. Сәнгать кәсебен үстерү Үзәге, һөнәрчеләр палатасы булдырылды. Халык кәсебен, һөнәрче осталарның эшен бәяләү буенча Сәнгать советы эшли башлады.