(7 апрель 2015) Ташкентта «Белем һәм карьера-2015»XII Халыкара күргәзмәсе булды
Ташкентта «Мәгариф һәм карьера-2015»XII Халыкара күргәзмәсе тәмамланды. Анда Россия, чит илләр һәм Үзбәкстанның әйдәп баручы югары уку йортлары катнашты.
Күргәзмәдә Татарстаннан Казан илкүләм технология тикшеренү университеты (КНИТУ) катнашты. КНИТУ делегациясе Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге белән бергә абитуриентларга факультетлар һәм уку юнәлешләре, бюджет һәм коммерцияле урыннар, олимпиада катнашучылар һәм җиңүчеләр өчен өстенлекләр һ.б. турында белдерде. Күргәзмәдә Ташкент һәм Ташкент өлкәсе лицейлары һәм көллиятләренең чыгарылыш курсларында, «Россотрудничество» вәкиллеге каршындагы Россия фән һәм мәдәният үзәгенең әзерлек курсларында, шулай ук «International House Tashkent «академия лицеенда укучылар өчен очрашулар һәм презентацияләр оештырылды. Бу чара, үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән диалогны дәвам итү мөмкинлеге бирәчәк, дип белдерделәр Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллегендә.
Чыганак: «Татар информ» ИА