(9 апрель 2015) “Ярдәм” фонды һәм “Трезвение” Казан епархия җәмгыяте хезмәттәшлек турында килешү имзалаган.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үзәгендә “Ярдәм” ислам фонды җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов һәм Татарстан митрополиясенең “Трезвение” Казан епархия җәмгыяте рәисе Владислав Юферов хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешүдә наркомания, алкоголизм, тәмәке тарту һәм медицина тәкъдимнәре нигезендә башка бәйлелекләрне кисәтү, рухи-әхлакый тәрбия һәм аек яшәү рәвешен пропагандалау каралган. Моннан тыш, килешүдә республика территориясендә мәгълүмати-яктырту эшләре, хакимият органнары, ММЧ элемтәдә тору, аеклык бәйрәме, конференция, семинар һәм республикада башка аеклык чаралары үткәрү ниятләнә.
Килешү “Наркотикларга бәйле кешеләрне тернәкләндерү өлкәсендә җәмгыяви һәм дини оешмаларның дәүләт структуралары белән үзара бәйләнеше” темасына багышланган түгәрәк өстәл нәтиҗәсе буларак имзаланды.
Түгәрәк өстәл сөйләшүендә наркомания һәм алкоголизмга каршы көрәш мәсьәләләре каралды һәм бу проблеманы хәл итү карарлары кабул ителде. Владислав Юферов Татарстанда “Аек авыл” программасын эшләп гамәлгә кертергә, шулай ук “Аеклык турында попечительлек” булдырырыга тәкъдим итте. Иҗтимагый-дәүләти орган рәисе ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ә рәистәшләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий булыр дип планлаштырыла.
Узган түгәрәк өстәлдә, соңгы вакытта төрле деструктив оешмалар активлык күрсәтә башлады, алар, аеклык өчен көрәш проблемасын хәл итәбез дип, кешеләрне үз секталарына җәлеп итә, дип ассызыклап үттеләр. Нәтиҗәдә, наркотикка бәйлелек психологик бәйлелек белән алмаша, бу гражданнарның рухи сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра.
Очрашуда катнашучылар түгәрәк өстәлләрне даими үткәрергә килеште, чөнки алар фикер алышу һәм яңа идеяләр тәкъдим итү мөмкинлеге бирә, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.
Чыганак: «Татар информ» ИА