(9 апрель 2015) Татарстан Халыкларының Дуслык Йортында “Туган тел укытучыларының бөтенроссия мастер-классы-2015” конкурсы кысаларында чаралар башланды. Әлеге бәйге тугызынчы тапкыр уздырыла. Татарстанда аны Республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы уздыра. Күптеллелек даирәсендә туган телне, мәдәниятны саклап калу һәм үстерү проблемасы республикада яшәүче һәр милләт өчен актуалҗ проблемаларның берсе булып тора. Туган телне өйрәнү буенча яңа юллар һәм стимул бирү чараларының берсе — “Туган тел укытучыларының бөтенроссия мастер-классы”. Узган ел Мәскәү шәһәрендә уздырылган бәйгедә РФның 16 субъектыннан 21 укытучы катнашкан иде. Анда Казан шәһәренең 4 номерлы интернат − гимназиясендә белем бирүче Илдар Сәяхов икенче урынны яулады. Шулай ук, Илдар Сәяхов тамашачы мәхәббәте номинациясендә дә бүләкләнгән иде.
“Туган тел укытучыларының бөтенроссия мастер-классы-2015” бәйгесендә Татарстан буенча рус, татар, чуаш, мари, удмурт, мордва, иврит, башкорт теле укытучыларынан 20 кеше катнаша. Бәйгенең нәтиҗәләре 9 апрелҗдә билгеле булачак.