(20 май 2015) Анда Бөтенроссия татар шамаиле конкурсының шорт-битенә эләккән 90 эш тәкъдим ителә.
Иртәгә, 21 май – Идел буе Болгарында исламны рәсми кабул итү көнендә сәгать 15.00дә, Казан Кремленың Кол Шәриф мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда һәм Татар шамаиле галереясында “Минем гаиләмнең шамаиле” Бөтенроссия татар шамаиле конкурсы кысаларында “Минем гаиләмнең шамаиле: үткәннәрдән — бүгенгегә” дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Искәртеп үтәбез: бәйгегә Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикалары, Түбән Новгород өлкәсе, Санкт-Петербург, Перьм, Екатеринбург шәһәрләреннән, шулай ук Казакъстан һәм Австралиядән – барлыгы 125 катнашучыдан “Традицион татар шамаиле”, “Һәвәскәр каллиграфия”, “Балалар иҗаты”, “Гаилә ядкаре” номинацияләре буенча 300дән артык хезмәт кабул ителде. Күргәзмәдә исә шорт-биткә эләккән 90 эш тәкъдим ителә.
Ислам мәдәнияте музеенда Татарстан районнарыннан, Казан, Түбән Новгород өлкәсеннән, Чувашиядән килгән борынгы 40 шамаил урын алды. Беренче мәртәбә бирегә куелган татар шамаилләре Казан һәм республика музейларында саклана торган шамаилләрне сан һәм сыйфат ягыннан узып китә. Берничә шамаил XIX гасырга карый. Күбесен XX гасырда татар осталары ясаган.
Шамаил ясау сәнгатенең бүгенгесен һәм киләчәген хәзерге заман рәссамнаре һәм каллиграфлары ясаган 50 шамаил чагылдыра. Әлеге эшләр конкурсның сайлап алу турын узды һәм, финалистларны ачыклаганчы, конкурста катнаша.
Күргәзмә, конкурска килгән иң яхшы эшләр белән таныштыру максатыннан, оештырыла. ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Казан Кремле” сайтлары аша алар өчен тавыш биреп булачак. Җиңүчеләр 12 июнь көнне Кол Шәрифтә игълан ителәчәк, диелә ТРМДНнең матбугат хезмәте хәбәрендә. Күргәзмә исә көн дә эшли.
Татар-информ