Милли бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә хөкүмәт делегациясе катнашты Узган шимбә көнне, 20 июньдә, “Сабан туе – дуслык күпере” дигән исем белән Германиянең башкаласы Берлин шәһәрендә II Европа Сабан туе узды. Узган елдагыча, Татарстан республикасыннан әлеге бәйрәмне уздыру әлмәтлеләргә йөкләнгән иде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкчелегендә республика делегациясе катнашты. Делегатлар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, “Татнефть” ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев бар иде.
Берлинда узган Сабан туенда Европа һәм дөньяның 22 иленнән милләттәшлеребез килгән иде.
Төп бәйрәм чаралары Берлинның социаль мәдәни үзәгендә башланып китте. Кунаклар Сабан туе аланына иртәнге 10да җыела башлады. “Туган авылым” яланының капка төбендә милли кием кигән драма театры артистлары аларны чәкчәк белән каршы алды. Алып баручылар кунакларны татар , рус һәм немец телләрендә сәламләп программада булачак уеннар һәм чаралар белән таныштырып бардылар.
Оештыручылар планлаштырганча, төрле илләрдәге татарлар үзләре яшәгән илнең флагын, символикасын һәм сувенирларын алып килгәннәр иде. Нәтиҗәдә, төрле ил флаглары белән бизәлгән зур мәйдан хасил булды.
Милли бәйрәмнең иң кульминацион ноктасы — “Дуслык күпере” әйләнмәле уены булды. Яланда булган барча кунаклар кулга–кул тотышып гаять зур түгәрәк ясадылар. Милли, дәртле бию көйләре астында дәвам иткән уен, дөрестән дә, искиткеч матур булды һәм бөтен кешегә дә ошады.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннеханов исеменнән тәбрикләп Римма Ратникова Сабан туенда аның котлау телеграммасын укыды. Милли бәйләнешләрне ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Германиянең “Татарлар Дойчланд” оешмасы рәисе Венера Вагизовага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатын тапшырды.
Спорт уеннарыннан башка нинди Сабан туе булсын инде?! Гадәткә кергән кашык кабып йомырка ташу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу һәм башка милли уеннарда катнашырга теләүчеләрдән озын чиратлар хасил булды.
Көрәш, һәрвакыттагыча, иң кызыклы уеннарның берсе буларак кабул ителде. Абсолют батыр булып Берлин Сабан туенда Әрмәнстанда яшәүче спортчы Александр Абрамян калды.
«Ттатар-Информ»