(24 июнь, 2015 ел) Татарстан Республикасы Казакъ милли-мәдәни мохтарияте шундый башлангыч белән чыгыш ясады
«Казакъстан» Татарстан Республикасы Казакъ милли-мәдәни мохтарияте Казан урамнарының берсенә Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев исемен бирү башлангычы белән чыкты.
ТР Казакъ милли-мәдәни мохтарияте Сәгыйть Джаксыбаев Казан мэры Илсур Метшин исеменә шул хакта хат юллады.
«Нурсолтан Абишевич шәхсән үзе ике тугандаш республиканың дуслык һәм күршелеген дәвам иттерде һәм үстерде. Республика һәм төбәк дәрәҗәләрендә икътисад, мәдәният, мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлек урнаштырылды. Без әлеге элемтәнең тарихи тирәнлегенең аерым әһәмиятен ассызыклыйбыз», — дип белдерде ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында.
«Без Казан урамнарының берсенә Назарбаев исемен бирү тугандаш республикаларның элемтәсен алга таба арттыру һәм тирәнәйтүгә булашчак дип саныйбыз», — дип ассызыклады С.Джаксыбаев.
«Татар-информ» агентлыгына мэриядән хәбәр итүләренчә, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең топонимика буенча комиссиясе әлеге башлангычны караган. Ахыргы карарны Казан башкарма комитеты кабул итәчәк.
Искәртеп узабыз: Казакъстан Татарстанның стратегик мөһим һәм актив эшлекле партнерларының берсе булып тора. 2014 ел нәтиҗәләре буенча ике республика арасында тышкы сәүдә әйләнеше 387 млн доллар, экспорт операцияләре 374,5 млн доллар, импорт 12,5 млн доллар тәшкил иткән.
Казанда 2013 елда ачылган Казакъстан Республикасы Генераль консуллыгы һәм 1997 елда ачылган Казакъстан Республикасында Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге төрле өлкәләрдә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә булыша.
2014 елның 1 апрелендә Казакъстан Республикасының РФдагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе М.Таҗин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка II дәрәҗә Достык орденын тапшырды.
2014 елның 22 сентябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән Казакъстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнде.
«Татар-Информ»