(25 июнь, 2015 ел) Бу бәйге Казанда үтәргә мөмкин Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов FISE (International Festival of Extreme Sports) экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль оештыручылары белән очрашты.
Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Татарстан Республикасы ягыннан чарада ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыров катнаштылар.
FISE башкарма директоры Эрве Андре Бенуа һәм FISE халыкара үсеш мәсьәләләре буенча директоры Оливьер Паскаль экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестиваль һәм андый чараларның популярлыгы турында сөйләделәр, бигрәк тә яшьләр арасында. Фестивальдәге спорт төрләре – велоспорт, скейтбординг, роллер спорт һәм башкалар. Алар ассызыклаганча, ярышларның уникаль форматы күп санда тамашачылар җыя. Ярышлар дүрт көн дәвамында үткәрелә, телетрансляция йөздән артык илдә алып барыла.
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыров очрашудан соң хәбәр иткәнчә, бүген әңгәмәдә FISE дөнья кубогын 2016 елда Казанда үткәрү мөмкинлеге турында сүз барды. Аның сүзләренчә, FISE оештыручылары фестиваль географиясен киңәйтергә һәм аны Россиядә үткәрергә телиләр. FISE вәкилләре инде Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанда булганнар.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов экстремаль спорт төрләре буенча халыкара фестивален Казандна үткәрү идеясен хуплады һәм FISE оештыручылары белән багланышлар булдыру детальләрен һәм мөмкинлекләрен билгеләүне йөкләде.
Мәгълүмат http://prav.tatarstan.ru/tat/ сайтыннан алынды.