(1 июль 2015) Быел сменада Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казакъстаннан 167 бала ял итәчәк.
3-17 июль көннәрендә Казанның “Идел” яшьләр үзәге базасында “Милләтебез хәзинәләре” XV профильле смена уздырыла. Смена башлану уңаеннан, бүген “Татмедиа” мәйданчыгында“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясе үткәрде.
Искәртеп үтик: “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасы 2000 елдан башлап, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге, Татар федераль мили-мәдәни мохтарият тарафыннан оештырыла.
Әлеге федераль иҗтимагый оешма аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова билгеләп узганча, сменаның максаты татар балаларында туган телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, тарихыбызга карата ярату, хөрмәт хисе тәрбияләүдән гыйбарәт.
“Татарстаннан читтәге төбәкләрдә яшәүче кайбер татар балалары сменага беренче тапкыр килгәндә татар телен белмәсә дә, 15 көн дәвамында аларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяна һәм алар үзләрен чын мәгънәсендә бөек татар халкының бер өлеше итеп тоя башлый”, – дип сөйләде ул.
“Идел” Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина сүзләренә караганда, быел балалар профильле сменасында Россиянең 14 төбәгеннән һәм Казакъстаннан барлыгы 167 бала ял итәчәк. 15 көнлек сменаның бәясе – 7700 сум.
“Безнең өчен шунысы сөенечле: балалар “Милләтебез хәзинәләре” сменасына 1 тапкыр гына түгел, берничә ел рәттән килеп, “ветераннар”га әверелеп китәләр. Энекәшләрен, сеңелкәшләрен дә үзләренә ияртеп алып киләләр”, – дип билгеләп узды ул. Мәсәлән, заманында Казакъстанның Кустанай шәһәреннән әтиләре 2 кызын – Ильмира белән Алинәне сменага берничә ел рәттән алып килгән. Бүген исә аларның берсе – Алинә Биктимерова Казакъстанда татар-башкорт яшьләрен җыеп, иҗтимагый оешма булдырган. Быелгы сменага ул 10 бала алып киләчәк.
“Идел” яшьләр үзәге директоры асызыклаганча, “Милләтебез хәзинәләре” – балалар өчен кирәкле, милләтебез өчен файдалы һәм яшьләр проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән проектларның берсе. Без сменада, шулай ук татар балалар лидерлары мәктәбендә белем эстәгән балаларга зур өметләр баглыйбыз һәм киләчәктә татар яшьләренең иҗтимагый эшчәнлеге алар кулына калырга тиеш дигән фикердә торабыз, дип сөйләде ул үзенең чыгышында. Бу уңайдан шуны да билгеләп узу зарур: ел саен смена эше нәтиҗәләре буенча иң актив дип табылган 50 бала көзен татар балалар лидеры мәктәбенә чакырыла, быел исә 60 урын каралган.
Быелгы сменаның географиясе шактый киң. Аерым алганда, анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Әстерхан, Ульяновск, Мәскәү, Самара, Оренбург, Свердловск, Рязань өлкәләреннән, Новосибирск, Мәскәү, Төмән, Түбән Новгород, Тояльятти шәһәрләреннән һәм Казакъстаннан балалар катнаша. Әстерханнан өлкәсеннән иң күбе – 35 бала киләчәк.
Миләүшә Шәрапова сүзләренчә, сменада катнашкан һәр балага Татар федераль мили-мәдәни мохтарияте тарафыннан чыгарылыган “Татар теле – күңелем теле” китабы таратыла. Шул китап буенча 15 көн дәвамында аларга татар теле дәресләре укытыла.
Әмма теоретик белем бирүдән тыш, әлеге белемне практикада файдаланырга өйрәтү, тестлар ярдәмендә тикшереп карау да күздә тотыла. Шулай ук дин, вокал, бию, кул эшләре, журналистика, фото сәнгате, татар ашлары һәм этикет кагыйдәләре, икътисад, хәйриячелек, спорт юнәлешеләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә шөгыльләнәчәк.
“Быел балаларны беренче мәртәбә Арча районы Кәче авылында уздырылачак чып-чын авыл Сабан туена алып барырга ниятлибез. Әлеге милли бәйрәмне ел саен лагерьда оештыру – бер хәл, ә менә Татарстаннан читтәге төбәкләрдән килгән татар балаларына татар авылын күрсәтү – зур әйбер”, – диде Ләйсән Сафина.
Программа кысаларында сменада катнашучылар 8 июль көнне Борынгы Болгарга сәяхәт кылачак. 14 июль көнне алар өчен Казан шәһәре буенча экскурсия оештырыла. Башкалада балалар Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында спектакль дә карый алачак. Смена дәвамында үткәрелгән “Татар кызы”, “Татар егете”, “Танцпол йолдызы”, “Җиде йолдыз” кебек конкурсларда балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтә. Лагерь кысаларында үткәрелгән һәр чарада яшь милләттәшләребезгә халкыбызның милли гореф-гадәтләре белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырыла. Россия төбәкләрендә яшәгән татар яшьләре активистларын сменага әйдаман буларак чакыру традициясе быел да саклана. Аерым алганда, Свердловск, Әстерхан, Саратов өлкәләреннән әйдаманнар киләчәк. Аларның һәрберсе аерым юнәлеш буенча мастер-класслар үткәрә. Әйтик, Саратов өлкәсеннән киләчәк икътисадчы егет балаларны икътисад, Удмуртиядән киләчәк биюче егет хореография серләренә төшендерәчәк.
Ләйсән Сафина сүзләренә караганда, Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларының татар телен белү дәрәҗәсе төрле һәм төбәккә карап аерыла. Ул татар мәктәпләре булган төбәкләрдә, әйтик, Самара өлкәсендә бу мәсьәләнең әллә ни кискен тормавы, әмма рус мохитендә тәрбияләнүче балаларның татар телен белү дәрәҗәсе шактый түбән булуы турында әйтте.
“Без үз алдыбызга телне өйрәтү кебек зур максатны куя алмыйбыз, чөнки, билгеле, 16 яшенә кадәр татар теленә өйрәнмәгән баланы 15 көндә генә моңа өйрәтеп булмаячак. Балада үзенең татар икәнлеген тану һәм моның белән горурлану хисе тудыра алабыз икән, аны киләчәктә дә проектларыбызга чакырабыз. Ничек кенә булмасын, без татар телен белүчеләрне дә, белмәүчеләрне дә мөмкин кадәр күбрәк татарча сөйләшергә, аралашырга өндибез”, – дип сөйләде “Идел” яшьләр үзәге директоры.
Ләйсән Сафина әйтүенчә, элегрәк лагерьга балаларны җыю шактый авыр булган. Хәзер исә вазгыять үзгәргән. Ел башыннан кайсы иң актив төбәк шалтыратып, үзенә ничә урын ала, – шул төбәкләрдән балалар күбрәк килә. Удмуртия Республикасы, Әстерхан, Новосибирск, Самара, Оренбург, Ульяновск өлкәләре – иң активлардан санала, дип билгеләп узды ул.
Сүз уңаеннан, 9 июль көнне “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасында Ачык ишекләр көне уздырыла. Бирегә килүчеләр балаларның 1 көн дәвамында ничек ял итүләрен, ни белән шөгыльләнүләрен күрә алачак, дип, шуңа журналистлар чакырылды.
«Татар-информ»