(7 июль 2015) Исеме Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә танылган татар иҗатчысы – РФнең атказанган, ТРның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Шамил Шәйдуллинның күргәзмәсе ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында иртәгә, 9 июльдә 16 сәгаттә ачылачак.
Бер рәссамның шуның кадәр зур мәйданда — 3 мең кв.метрда әсәрләре урын алачак: алар арасында – татар халкы һәм милли бәйрәмнәре (Сабантуй), XVI гасырда тез чүктерелгән Казан трагедиясенә, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәгә, Габдулла Тукайның язмышына һәм иҗатына, Россия халык шагыйрьләренә багышланган глобаль триптихлар. Рәссамның иҗади эзләнүләре диапазонында – XX гасырның трагик коллизияләре: революцияләр, сугышлар, империяләр җимерелүе, ә аларда төп персонаж булып фәлсәфи эзләнүләре белән кеше кала. Шушы юнәлештә зур күләмле “Казимир Малевичның “Черный квадрат”ына багышлау” сериясе (2014-2015) вакыт буенча соңгы хезмәте буларак тәкъдим ителә.
“Тән эчендә җан”/”Душа во плоти” дип исмеләнгән уникаль күргәзмә 16 августка кадәр эшләячәк, дип хәбәр итәләр музейның матбугат хезмәтеннән
Белешмә өчен.
Шамил Мортаза улы Шәйдуллин 1947 елның 1 августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Берлек авылында туган. Казан сәнгать училищесын (1968, диплом эше – Валерий Тур “Шәүлә белән сугыш”), И.Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтын (1974, диплом эше – “Бәйрәм”), Казанда Россия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен (1980) тәмамлый.
Татарстанның сынлы сәнгате тарихына портрет, натюрморт, пейзаж һәм темалы картиналар ясау остасы булып кергән ул. Аерым алганда, милли бәйрәмгә багышланган “Сабантуй” (1974), нефть чыккан якларга багышланган “Нефть ягы. Лениногорск промыслы” (1982) шәлкемнәрен иҗат итә.
“Карт алмагач төбендә”, “Күкидә көз”, “Авылымда бәйрәм” әсәрләре яңалык булып кабул ителә. Габдулла Тукайга багышланган “Халык шагыйре” триптихы,Россиянең бөек шагыйрьләренә багышланган “Чаптар атлар” , Казан ханлыгы җимерелүне сурәтләгән “Сөембикә патшабикә” әсәрләре игътибар үзәгендә булды.
Әсәрләре Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондында, Татарстанның милли китапханәсендә, Милли мәдәният үзәгендә, “Хәзинә” милли сәнгать галереясында саклана.
Шамил Шәйдуллин турында “Кисть художника («Вернуться к самому себе») кинофильмы төшерелгәнлеге билгеле.
(«Татар-информ»)
Фотосурәт http://www.gabdullatukay.ru/дан алынды.