(14 июль, 2015 ел) Җәйге кампусның темасы — «Мөмкинлекләр территориясе: Идеяләр. Кыйммәтләр. Белем»
Бүген Иннополис шәһәрендә яшьләр өчен еллык киңкүләм белем бирү чарасы — «Президент академиясенең җәйге кампусы» IV Халыкара белем бирү форумы үз эшен башлап җибәрде. Студентларны Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры Владимир Мау, «Россия Саклык банкы» идарәсе рәисе Герман Греф, Россия элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров сәламләде.
Владимир Мау кампус һәм Иннополисның «яшьтәшләр» булуын да билгеләп узды, чөнки икесенең тормышына да 2012 нче елда башлангыч бирелгән. Ректор кампуска кызыклы проектлары булган, инглиз телен ирекле белгән студентлар гына сайлап алынуын ассызыклап үтте. «Иң мөһиме — проектлар гына түгел, дуслык, аралашу, бизнеста партнерларны табу — кампусның әнә шундый бурычы да бар», — дип белдерде В. Мау. Ректор башта беренче кампусны гына Татарстанда үткәреп, алдагы елларда башка төбәкләргә күчү нияте булганын яшермәде, тик бу чараны Татарстанда үткәрү бик рәхәт булуын билгеләп үтте һәм кампусны әлегәчә гел республикада уздыру мөмкинлеге өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның Иннополис шәһәре ачылуы белән бик әһәмиятле ел булуын искәртте. «Бу бик җитди мәйданчык, куәтле планнарыбыз да бар. Ышанам: якын киләчәктә бу шәһәрчек шәп IT-үзәк булачак. Биредә бары тик сезнең кебек акыл ияләре генә җитми, шуңа күрә Иннополиска рәхим итегез», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан лидеры студентларга. Николай Никифоров студентларны Иннополис территориясендә тәкъдим ителәчәк вакансияләр, шәһәргә кагылышлы төрле яңалыклар белән танышып барырга өндәде. Форумны тантаналы ачылышында катнашучы студентларга кампусның фәнни җитәкчесе, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкинның видеомөрәҗәгате тәкъдим ителде. Ул халыкара форумның Президент каршындагы халык хушалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе тарафыннан Татарстан Республикасы ярдәме белән оештырылып килүен шәрехләп узды. «Оештыручылар программаны максималь төстә эчтәлекле итәргә тырыша. Чыгыш ясау өчен абруйлы экспертлар, уңышларга ирешкән эшмәкәрләр, күренекле галимнәр чакырыла. Төп бурыч — Сезгә, талантлы яшьләргә ачылу, сәләтен күрсәтү мөмкинлеген бирү. Сезгә бүгенге көндә үзара дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру зарур, киләчәктә аның файдасы бик зур булачак», — диелә Нарышкинның видеомөрәҗәгатендә. Тантаналы ачылыштан соң, форум «Шәхес үстерү аша дәүләт үсеше» темасына дискуссия белән дәвам итте.
Мәгълүмат http://prav.tatarstan.ru/tat/