(15 июль, 2015 ел) Спектакль эскизларын балалрга күрсәтү планлаштырыла
23 июльдән 1 августка кадәр Зөя утрау-шәһәрлегендә “Свияжск АРТель” II театр лабораториясе эшләп ала. Әдәбият елында гамәлгә ашырыла торган проект Александр Пушкин әкиятләренә багышлана. Эскизлар исә 1 августта балалар һәм яшүсмерләр аудиториясенә тәкъдим ителәчәк.
Лабораторияне ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Живой город” заманча сәнгатькә ярдәм итү фонды оештырыла.
Россиянең танылган режиссерлары һәм Казан актерлары, елдагыча, атна дәвамында Зөя утрау-шәһәрлегендә спектакль эскизлары эшләячәк. Быел артистлар белән 3 режиссер шул ук күләмдәге лабораториядә эш алып барыр дип планлаштырыла. Спектакльләр исә 9-12 яшьлек аудиторияне күздә тотып әзерләнә.
Искәртел узабыз: “Свияжск АРТель” I театр лабораторяссе Зөядә узган ел 1-9 август көннәрендә эшләде. Ул әлеге утрауга, анда яшәүчеләргә, тарихи фактларга, легенда һәм тарихи чынбарлыкка багышланган иде. Узган ел 3 эскизны 500 дән артык кеше тамаша кылган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте