(17 июль, 2015 ел) Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм Гает намазы укылды
Бүген бөтен дөнья мөселманнары Рамазан ае тәмамлануын – Ураза гаетен бәйрәм итә. Шул уңайдан Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазьләре һәм Гает намазы укыла. Татарстанда төп бәйрәм чарасы исә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан Кремлендәге “Кол Шәриф” мәчетендә узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, башка күп санлы рәсми даирәләр, күп санлы мөселманнар катнашты, гавами намазга килүчеләр мәчеткә сыешмастан, аның ишегалдына «агып» чыккан иде. Чара “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалыннан туры эфирда, аннары кабатлап күрсәтелде, шул рәвешле, һәр елдагыча, гает чараларын теләгәннәрнең тамаша кылу мөмкинлеге булды. Гает чаралары исә ТРның барлык мәчетләрендә иртәнге 7дә башланды.
Ураза гаетенә “Кол Шәриф”кә килүчеләрнең күбесе, елдагыча, залларга сыймыйча, мәчет каршында гыйбадәт кылды.
Бүген республикабызның төп мәчетләренең берсе булган «Кол Шәриф»тә таңнан ук, бәйрәм вәгазенә кадәр, Коръән-хафиз, Россия ислам институты карамагындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим Сабиров Аллаһы Тәгаләгә генә табынучы иманлы бәндәләрнең сыйфатлары турында сөйли торган “Әл-Фуркан” сурәсе аятьләренә мөрәҗәгать итте (Коръән-хафиз – Коръәнне яттан белүче, аны мөселманнарга иң дөрес укылышта җиткерүче. Казандагы Россия ислам институтында 29 Коръән-хафиз әзерләнгән, аларның 14е иҗазат, ягъни туплаган белемен, тәҗрибәсен башкаларга да өйрәтү хокукы алуга ирешкән).
Аннары ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазен сөйләр өчен мөнбәргә менде. Иң элек ул дин кардәшләрне сәламләп, бүгенге олуг бәйрәм – Ураза гаете белән тәбрикләде. РФ Президенты Владимир Путин, аннан соң ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Ураза гаете уңаеннан юлланган котлау хатларын укыды.
“Мөселман дини оешмаларының Россия тормышында актив катнашуы мөһим. Аларның дәүләт һәм иҗтимагый структуралар белән багланышлары даими үсеш кичерә. Хәйриячелек, мәгариф, мәгърифәтчелек башлангычларына аеруча зур игътибар бирелә. Экстремистларның ислам кыйммәтләрен үзгәртеп, дошманлык орлыклары чәчү омтылышларына каршы торучы мөселман өммәтенең катгый фикере дә хөрмәт уята. Чын күңелдән Россия мөселманнарына саулык, иминлек һәм иң изге теләкләр телим”, – диелгән иде РФ Президенты котлавында.
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов тәбрикләмәсендә исә: “Рамазан ае бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Озын һәм эссе җәйге көннәрдә ураза тоту – Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгыбызны исбатлау өчен аерым бер мөмкинлек. Исламга хас мәңгелек кыйммәтләрне Татарстанның күп санлы өммәте тулысынча уртаклаша. Күп гасырлар буена башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәүче республика мөселманнары киләчәктә дә рухи-мәдәни яңарыш барышында дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуда актив роль уйнар дип ышанам”, – дигән сүзләр бар иде.
Шуннан соң Камил хәзрәт Сәмигуллин бәйрәм вәгазе белән чыгыш ясады. “Рамазан аенда ифтар мәҗлесләрендә Коръән аятьләрен тыңлап, догалар ишетеп, күңелләргә нур алдык, иманны ныгыттык. Ифтарларны уздыручылар белән бергә башкаларны дин юлына өндәдек. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны кабул кылса иде”, – дип башлады ул сүзен.
Татарстан мөфтие билгеләп узганча, ислам яхшы гамәлләргә өнди, вәгазьләргә нәсыйхәт кылырга чакыра, начарлыктан тыелырга куша. Шул ук вакытта ислам динендә барлык гамәлләр нияткә карап бәяләнә. Аллаһы Тәгалә хакы өчен намаз укыган, ураза тоткан кешеләргә аның рәхмәте, нигъмәтләре ирешеп тора, дип сөйләде Камил хәзрәт. Алга таба ул әлеге рәхмәт-нигъмәтләрнең Аллаһы Тәгаләнең яраткан кешеләренә төшүенә игътибар юнәлтте. Мөфти сүзләренә караганда, бу кешеләр исемлегенә, иң беренче чиратта, ихластан изге гамәлләр кылучылар керә. Бу хакта “Бәкарә” сүрәсендә әйтелә. “Кеше яхшы ният белән игелек кылса, аңа ун, йөз һәм хәтта аннан да күбрәк савап языла. Раббыбыз шулкадәр мәрхәмәтле: бер яхшылыкка йөзләгән савап бирә”, – дип, Камил хәзрәт Сәмигуллин игелеккә өндәде. Ул билгеләп узганча, “Гыймран” сүрәсендә Аллаһы Тәгаләнең икенче бер яраткан бәндәләре – сабыр кешеләр турында искәртелә. “Рамазан аенда 20 сәгатькә кадәр ураза тотып, сабырлыгыбыны сынадык, ныгыттык”, – дип билгеләп узды мөфти хәзрәтләре.
Һәр эшен, һәр адымын Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, аның мәрхәмәтенә өметләнүчеләр, гөнаһлардан сакланучылар, тәүбә кылучылар да – Ходайның яраткан бәндәләре. Шул ук вакытта ул хыянәтчеләрне, тәкәбберләрне, исраф кылучыларны, байлыгы белән мактанучыларны яратмый, дип, Камил хәзрәт әлеге тискәре сыйфатлардан сакланырга чакырды.
“Чит илләрдә булган вакыйгалар борчуга, куркуга сала. Телевизордан даими рәвештә, мөселманнар катнашында канкоешлар, шартлатулар булды, дип күрсәтеп торалар. Интернет челтәре дә шуның белән тулган. Боларга исламның, мөселманнарның бернинди катнашы юк, чөнки ислам кеше үтерергә өйрәтми, кул белән түгел, тел белән дә зыян салудан тыя. Мөэмин мөселман мондый хәлләрдә катнашмас, – дип ассызыклады ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. Ул Россия, шул исәптән Татарстан, яшьләрен дә бу явызлыкларга катнаштырырга теләгән көчләрнең барлыгын билгеләп, дин кардәшләргә мөрәҗәгать итеп: Һәркайсыбыз өчен төп өйрәтүче – Аллаһы Тәгалә. Дөрес яшәү үрнәген исә безгә Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) күрсәтте. Ходай залимнәрне – кеше рәнҗетүчеләрне, зыян салучыларны яратмый. Исламда ата-ананы рәнҗетү – иң зур гөнаһларның берсе. Шуны аңлаган мөселман башка берәүне ата-ананы кайгыга сала торган эшләргә өндәмәс”, – диде.
Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Татарстанда тынычлык хөкем сөрүенә, бәрәкәт барлыгына игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренчә, дөньяви дәүләттә яшәсәк тә, дәүләт диннән аерылган булса да, җәмгыятьне диннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бүген җитәкчеләрнең бу хакыйкатьне аңлавы зур әһәмияткә ия. ТР мөфтие дин әһелләренең дә җәмгыять алдында җаваплылыгы зур булуын ассызыклап: “Дәүләт матди якны, без рухи якны кайгыртырга бурычлы”, – диде. Ул искәртеп узганча, бүген республикада дин тотар өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган: мәчетләр дә матур, хәзрәтләр дә тырыш, дин дә үсештә. Әмма кулларын догага күтәрергә көче җитмәгән кешеләр дә юк түгел… Мәчетләр салдырыр өчен миллион сумнар табылса да, кулларны догага күтәртү күпкә авыррак шул, дип, Татарстан мөфтие мөселманнарга дога кылуның әһәмиятен, савабын искәртте, аны авырлык килгәндә генә түгел, рәхәт вакытта да укырга кирәклегенә басым ясады.
Вәгазе ахырында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны Ураза гаете белән котлап: “Шушы бәйрәм көнне кылган догаларыбыз кабул булсын! Алдагы елларда да илебездә тынычлык хөкем сөрсен. Дини һәм дөньяви бәйрәм көннәрен шатлык белән каршыларга язсын”, – дигән ихлас теләкләрен җиткерде.
Бәйрәм вәгазе төгәлләнгәннән соң, мәчеткә җыелган җәмәгать Камил хәзрәт Сәмигуллин имамлыгында Гает намазы укыды. Аны уку тәртибен “Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов аңлатты.
Намаздан соң исә барча халык бәйрәм хөтбәсе тыңлады. Аны Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды, Илфар хәзрәт Хәсәнов багышлады. Бәйрәм чарасы Коръән аятьләре уку белән төгәлләнде. Уразада булган диндарлар бер-берсен Ураза гаете белән кул бирешеп, кочаклашып тәбрикләде, рамазан белән киләсе елга кадәр моңсу саубуллашты. Ә Гает чараларыннан соң аларны гаиләләрендә табада пешкән нигъмәтләр көтүе мәгълүм — халкыбызның дини традициясе шундый.
«Татар-информ»