(17 июль, 2015 ел) Чара ТР Хөкүмәте йортында узды
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Сембер һәм Яңа Спас митрополиты Анастасийга «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов митроплит Анастасийга рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерүгә керткән өлеше, Татарстанда конфессияара һәм милләтара дуслыкны ныгыткан өчен рәхмәт белдерде. Митроплитның Татарстанда хезмәт иткән дәверендә (26 ел) эшләүче чиркәләр саны 15тән 467гә җиткән, ә руханилар саны 350дән артып киткән.
«Сезгә уртак эшебез өчен рәхмәт әйтергә телим. Минемчә, Татарстандагы тотрыклылык казанышында сезнең өлешегез зур. Диннәр арасында дуслык, конструктив элемтәләр булмаса, бездә мондый иминлек тә булмас иде», — дип ассызыклады ул.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Р.Миңнеханов митрополит Анастасий яңа хезмәт урынында да үз миссиясен лаеклы дәвам итәр дигән ышаныч белдерде. «Өстәвенә, Ульяновск өлкәсе — безнең күрше, республиканы төрле өлкәләрдә күптәнге һәм ныклы элемтәләр бәйли торган төбәк», — дип өстәде ул.
Аннары Рөстәм Миңнеханов митрополит Анастасийга рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә, шулай ук конфессияара дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте