(23 июль, 2015 ел) Фестивальдә тамашачылар татар, керәшен, рус, мари, чуваш, удмурт, мордва халыклары музыкаль традиөияләре белән таныша алачак
21-23 август көннәрендә Казан янындагы “Байтик” лагеры территориясендә “Крутушка” VII Халыкара этник фестивале уздырылачак.
Фестиваль программасы заманча этник музыка белән танышу, мастер-класслар, һөнәрчеләрнең эшләреннән ярминкә, төрле арт-проектлар, күргәзмәләр, театральләштерелгән һәм биюле тамашалар, кинофильмнарны презентацияләү, иҗади очрашулар һ.б. үз эченә ала.
“Крутушка”ның катнашучылары һәм кунаклары арасында “Miqayel Voskanyan & Friends Band” (Әрмәнстан), “Жили-были” ансамбле белән Сергей Старостин, “Африканда”(Африка – Россия илләре), “Samhey” (Россия – Әфганистан) төркемнәре,”Seven/Eight band” Мәскәү этник-джаз проекты һ.б. бар.
Фестивальдә тамашачылар татар, керәшен, рус, мари, чуваш, удмурт, мордва халыклары музыкаль традицияләре белән таныша алачак. Эстониядән килгән сету вәкилләреннән торган “Sõsarõ” ансамбле, Польшадан “Maciej Filipczuk & Goście Weselni” төркеме бәйрәмнең күрке булачак, дип ышандыра оештыручылар. Башкортстанның “Сал Урал” ансамбле җырчылары бугаз белән җырларга өйрәнергә теләүчеләргә мастер-класс тәкъдим итәргә ниятли, Мәскәүнең “Репей” төркеме рус кубызында уйнарга өйрәтәчәк.
Казанлылар Крутушкага 78 нче номерлы автобуста барып җитә ала. Шулай ук фестиваль дәвамында шәһәрдән махсус автобус та җибәреләчәк. Шәхси транспорт өчен саклана торган машина кую урыннары булдырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
«Татар-информ»