(28 июль 2015 ) Казан Сабан туена башкаланың 5 тукталыштан махсус автобусларда бару мөмкинлеге булдырыла.
1 августта Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта узачак Сабан туена башкаланың 5 тукталышыннан махсус автобусларда бару мөмкинлеге булдырыла. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Игорь Новиков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Каенлыкка керү Республика клиник хастаханәсе (Оренбург тракты) ягыннан, чыгу исә Ферма шоссесы (Кабан күле) юнәлешендә гамәлгә ашырылачак. Әлеге юл участокларында бер яклы хәрәкәт оештырыла. Казанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ферма шоссесы ягыннан Сабан туеның төп мәйданына кереп булмаячагын кат-кат ассызыклады.
“Оренбург трактыннан Сабан туе мәйданына илтә торган юлның бер ягы маршрутлы транспорт чараларына, икенчесе үз автомобилендә килүчеләр өчен бүлеп бирелә. Мәйданнан Ферма шоссесына таба илтә торган юлның бер ягы машиналар, икенчесе исә җәяүлеләр өчен каралган була”, – дип сөйләде Игорь Новиков.
Аның сүзләренчә, бәйрәм кунаклары өчен парковка “Лесной городок” торак комлексы территориясе артындага яшел зонада оештырыла.
Игорь Новиков искәртеп узганча, Каенлыкта алдагы елларда уздырылган Сабан туе тәҗрибәсе шуны күрсәтә: 6 мең машинага исәпләнгән парковка бәйрәмгә үз машиналарында килүчеләрнең 10-15 мең автомобилен сыйдыра алмый. 3 метр киңлектәге юлның үткәрү сәләте сәгатенә 750 автомобиль тәшкил итүен исәпкә алсак, бу кадәрле машина үтсен өчен 12 сәгать кирәк.
1 автомобильдә 2-3 кеше, 1 автобуста 100ләп кеше утырып килә ала. Бу 1 автобус уртача 25-30 җиңел машинаны алмаштыра дигән сүз, дип билгеләп узды Казанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы. Ул бәйрәмгә җәмәгать транспортында баруның кунаклар өчен күпкә уңайлы булачагына игътибар юнәлтте. Моның өчен бу көнне башкалада өстәмә транспорт хәрәкәте дә оештырыла. Сабан туена башкаланың 5 тукталышыннан махсус автобусларда бару мөмкинлеге булдырыла.
Бәйрәм урынына 65 берәмлек автобус йөриячәк. Аерым алганда, “Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексы” тукталышыннан (Копылов урамы – Декабристлар урамы – Чуйков урамы – Адоратский урамы – 3нче транспорт дамбасы – Академик Арбузов урамы – 2нче Азин урамы – Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Идел буе районы Каенлыгы схемасы буенча ) 5 берәмлек автобус; “10нчы микрорайон” тукталышыннан (Ю.Фучик урамы – Р.Зорге урамы – Җиңү проспекты – Оренбург тракты – Идел буе районы Каенлыгы) 25 автобус; метроның “Җиңү проспекты” станциясе” тукталышыннан (Оренбург тракты – Идел буе районы Каенлыгы) 15 берәмлек автобус; “Филармония концертлар залы” тукталышыннан (Оренбург тракты – Тула урамы – Борисковская урамы – Ферма шоссесы – Идел буе районы Каенлыгы) 10 берәмлек автобус; “Глазунов урамы” тукталышыннан (Тула урамы – Борисковская урамы – Ферма шоссесы – Идел буе районы Каенлыгы) 10 берәмлек автобус.