(28 июль, 2015 ел) Анда татар, рус, чуваш, мари халыкларының киемнәре белән танышырга булаБолгар музей-тыюлыгында милли киемнәр күргәзмәсе ачылды.
Болгар цивилизациясе музеендагы әлеге күргәзмәдә татар, рус, чуваш, мари халыкларының хатын-кызлар һәм ир-ат киемнәре белән танышырга була. Күргәзмәне оештыручылар милли мәдәниятны һәм традицияләрне саклау һәм үстерүне төп максат итеп куйган.
Күргәзмәгә беренчеләрдән булып Кукмара районыннан килгән кунаклар килде. Экспозиция аларда зур тәэсир калдырган, дип хәбәр итә Спас районы газетасы.
«Татар-информ»