Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан һәм Минск технопарклары икътисади элемтәләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

Казан һәм Минск технопарклары икътисади элемтәләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк

admin 29.07.2015

(29 июль, 2015 ел) Минск шәһәре технопаркы делегациясе “Идея” технопаркы эшчәнлеге белән таныштыКазанның “Идея” технопаркы һәм Минск шәһәре технопаркы җитәкчеләре хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Килешү кысаларында яклар уртак фәнни-техник проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру, вуз һәм академияләрнең фән секторларыннан технологияләрне сәнәгать секторына тапшыру өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк, дип белдерә “Идея” технопаркы матбугат хезмәте.

Кичә Минск технопаркы делегациясе “Идея” эшчәнлеге белән танышты, Минскиның һәм Казанның инновацион мәйданчыклары резидентлары өчен аутсорсинг конструктор бюросыннан алып үзара хезмәттәшлекне тәэмин итү буенча күп санлы уртаклыклар булуын билгеләп үтте.

Минск технопаркы делегациясе безгә җавап визиты белән килде. Шулай итеп, 11 июньдә “Идея” һәм “Идея-Көньяк-Көнчыгыш” технопарклары җитәкчеләре Минск шәһәре технопаркында булган иде.

Очрашуда технопаркның модернизацияләнгән мәйданчыклары буенча экскурсия үткәрелде, шулай ук резидентлар презентациясе булды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Белоруссия компанияләренә Россия базарына чыгарга ярдәм итү, Россия территориясендә мәгълүмати ярдәм һәм партнерлар эзләргә булышу турында килешенде.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Продолжить чтение

Назад: 1 августта Казанның Мирный бистәсендәге Каенлыкта Сабан туе узачак
Далее: “Jazz в усадьбе Сандецкого” импровизацион музыка халыкара фестивале ФИНА паркына күчә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57