(29 июль, 2015 ел) Германиядә татарлар очрашуы традициягә әйләндеГермания татарлары очрашу урынын һәм вакытын билгеләде.
Быел ул 10 октябрьдә Франкфурт-на Майнедан 20 километр ераклыкта Ланген шәһәрендә уза, дип белдерә Төньяк Гессенның мәдәни тормышы турындагы рус телле parus-online.com. сайты.
Бирегә Германия, Россия, Бельгия, Франция, Бөекбритания һәм башка илләр татарлары да дуслары белән очрашу өчен киләчәк. Һәр елдагыча, музыка яңгыраячак, биючеләр осталыкларын күрсәтәчәк һәм, әлбәттә, татар халык ашларыннан авыз итәргә мөмкин булачак.
Германиядә татарлар очрашуы, Берлинда Сабан туе үткәрү кебек, традициягә әйләнде, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ»