(29 июль, 2015 ел) “Алтын” га төп дәгъва белдерүче – Олимпия чемпионы, 17 тапкыр Дөнья чемпионы россияле Наталья ИщенкоСпортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы дөнья чемпионатының бишенче ярышлар көне суга сикерүләрдә һәм синхрон йөзүдә иң көчлеләрне ачыклаячак.
Спортның су төрләре сараенда ярышлар иртәнге сәгать 10да хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча беренчел раунд бәйгеләре белән башланачак. Ә инде 15.00 сәгатьтә тамашачылар ярымфиналларны карый алачак.
Бу көннең беренче медаль комплекты кич уйнатылачак: 19.30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан командалар арасында суга сикерүләр буенча финал бәйге узачак.
«Казан Арена» стадионында 19.30 сәгатьтә бу көннең икенче медаль комлекты үз ияләрен табачак, финалда ирекле программаны ялгыз башкарган иң яхшы синхрон йөзүче кызлар ачыкланачак.
3 тапкыр олимпия чемпионы, 17 тапкыр Дөнья чемпионы, 9 тапкыр Европа чемпионы булган россияле Наталья Ищенконың алтын медаль алыр өчен бөтен мөмкинлекләре бар.
Су тубы буенча беренчел раунд матчлары инде иртәнге 9.30 сәгатьтә үк башлана һәм көне буе барып, кичке 22.35 сәгатьтә генә төгәлләнәчәк.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.