(30 июль, 2015 ел) Күргәзмәгә керү – бушлай
7 август көнне сәгать көндезге 3тә Казанның Әмир Мәҗитов исемендәге музеенда (Дзержинский ур., 27) Чабаксар каласының яшь рәссамнарын туплаган “Сервант” берләшмәсенең сәнгать күргәзмәсе ачыла.
“Сәнгать” берләшмәсенә Алена Бамбурина, Владимир Бамбурин, Олеся Волкова, Анастасия Данилова, Иван Никитин, Алексей Орешкин һәм Александр Щеглов кебек рәссамнәр керә. Аларның һәрберсенең иҗат ысуллары, сәнгатьне һәм тормышны үзенчә күзаллаулары бар. Алар бер-берсен идеяләр, фикер-образлар белән илһамландырып, иҗат уты белән янып эшлиләр. Берләшмәнең атамасы да яшь рәссамнарның күзаллауларына бәйле билгеләнгән. Сервант савыт-саба кую өчен каралган шкаф булса да, рәссамнар аны киңрәк планда, үткәннең иҗади чынбарлыгы итеп күрә, янәсе, остаханәсе булмаган рәссам үзенең хезмәтләрен куя торган, үзенә күрә хатирәләр саклый торган төрле вак-төяк җыеп тота торган урын да ул.
«Сервант»ны берләштерүче нәрсә — сәнгать алдындагы бурычларны бергәләп күрү-күзаллау. Алар фикеречә, хәзерге заман чынбарлыгында сәнгать бик кирәк: ул кешене яхшырта, камилләштерә, дөньяга күзләрен ача, хисләнергә, башкаларның хәленә керә белергә өйрәтә.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.