(4 август, 2015 ел) Ир-атлар арасында италияле Симонне Руффини иң яхшысы булды, хатын-кызлар арасында Бразилиядән Ана Марсела Куньяга тиңнәр табылмады
Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатында ачык суда 25 км дистанциядә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында катнашты.
Ир-атлар арасында италияле Симонне Руффини иң яхшысы булды: ул дистанцияне 5 сәгатьтән кимрәк вакытта узды — бу бик яхшы күрсәткеч.
Хатын-кызлар арасында финишка бразилияле Ана Марсела Кунья беренче булып килде. Бу аның Казандагы дөнья чемпионатында өченче медале.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.