(5 август, 2015 ел) 1 август Татарстанда татар халкының төп бәйрәме — Сабан туе уздырылды
Бүген Казанның Тынычлык (Мирный) бистәсе янындагы Каенлыкта татар халкының төп бәйрәме — Сабан туе гөрләде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) башкаручы директоры Корнель Маркулеску, Сергей Аксенов җитәкчелегендәге Кырым Республикасы делегациясе, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре булды.
Спортның су төрләре буенча ФИНАның XVI дөнья чемпионатын үткәргән көннәрдә бәйрәм күп санлы кунакларын зур программа белән каршы алды. Сабан туеның үзәк мәйданчыгында Татарстанның 11 районының авыл утарлары ясалган, анда республикада яшәүче милләтләрнең үзенчәлекле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре күрсәтелгән. Кунаклар Кукмара, Буа, Лаеш, Теләче, Мамадыш районнары утарларында булды. Лаеш районы мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Аксенов «бура уены» да уйнады.
Алга таба бәйрәмнең төп мәйданында зур концерт белән Сабан туе тантаналы төстә ачылды. Ул «Аккош-кыз, Аждаһа һәм алтын казан турындагы риваять» дигән сәхнәләштерелгән пролог белән башланып китте. Аннары сәхнәгә Сабан туеның мәртәбәле кунаклары чакырылды.
Казан халкы исеменнән кунакларны Татарстан башкаласы мэры Млсур Метшин сәламләде. «Сезне иң яраткан, күп милләтле Сабан туе бәйрәме белән котлыйм һәм иң изге теләкләремне юллыйм. Бәйрәм белән сезне!» — диде ул.
Корнель Маркулеску, үз чиратында, әлегә татарча сөйләшә белмәвен әйтеп узды һәм Татарстан халкы, шулай ук шәхсән Рөстәм Миңнехановка спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.»Барлык йөзү федерациясе вәкилләре дә бүгенге Сабан туе бәйрәменнән зур канәгатьлек хисе алыр дип уйлыйм, рәхмәт барыгызга да!» — диде ул.
Сергей Аксенов та Кырым халкы исеменнән Татарстанда яшәүчеләрне Сабан туе белән котлады, аны «күңелле, позитив бәйрәм» дип атады. Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп Татарстан районнары утарларын карап чыкканын хәбәр итте. Аларда республика халкының казанышлары, төрле милләтләрнең сәнгать, көнкүреш әйберләре тәкъдим ителгән. «Мондый милләтара дуслыкның бәясе чиксез, — дип белдерде Кырым башлыгы. — Россия — үз балаларын, барлык милләт һәм дин вәкилләрен ярата торган ил». Ул татарстанлыларга һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановка, «көчле, ышанычлы, намуслы кеше, чын дуска», Кырым халкына авыр минутларда күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Сабан туенда катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм сәламәтлек, иминлек теләде.
«Без төп Сабан туе бәйрәмен, кунаклар киләсен истә тотып, чемпионат үткәргән көннәргә махсус күчердек. Без, россиялеләр, татарстанлылар өчен кунак — иң төп кеше. Без бөтен дөньяга илебездә булган дуслык, татулыкны күрсәтергә телибез», — диде Р.Миңнеханов.
Ул искәртеп узганча, бүгенге көндә Татарстанда 179 милләт һәм этнос вәкиле яши. «Без дус һәм тату яшибез, — дип ассызыклады ТР лидеры. — Ходай Тәгалә алгы көннәрдә дә илгә-көнгә тынычлык бирсен, үсәргә ярдәм итсен, ә безгә бүгенге көндә дөнья чемпионаты кысаларында кабул итә торган кебек гаҗәеп кунаклар килсен. Сезгә уртак бәйрәм өчен рәхмәт. Без сезгә барысы да ошасын дип телибез».
Бәйрәм татар эстрадасы артистлары һәм республиканың иң яхшы бию коллективлары концерты белән дәвам итте. Аннары мәйданда 200дән артык батыр төп бүләк — тәкә һәм «Лада Калина» автомобиле өчен көрәшә башлады.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.