(7 август, 2015 ел) Ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә оештырыла
Мәскәүдә күренекле татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе уздырылачак. 24 августта сәгать кичке 6да башланачак мәдәни чара Асадуллаев йортында була. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә оештырылган әлеге чара 2012 елда арабыздан киткән Туфан ага Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Г.Камал театры Т.Миңнуллин пьесалары буенча озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми уйналган егермедән артык спектакль сәхнәләштерде:“Әлдермештән Әлмәндәр”, “Җанкисәккәем”, “Гөргөри кияүләре”, “Мулла” һ.б.
Мәскәүлеләр 24 августта “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Хушыгыз”, “Мулла”, “Гөргөри кияүләре”, “Диләфрүз-Remake” кебек танылган спектакльләрдән өзекләр карау бәхетенә ирешәчәкләр.
Туфан Миңнуллин белән күп еллык дуслыклары һәм иҗади эшчәнлекләре турында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм драматургның кызы Әлфия Юнысова үзләренең хатирәләре белән уртаклашачак.
Кичәдә, шулай ук, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Хәлим Җәләлов, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Камалның яшь артистлары Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин катнашачак. Алар башкаруында бөек Туфан Миңнуллинның истәлегенә багышланган шигырьләр, җырлар яңгыраячак, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте.
25 августта Туфан Миңнуллинга багышланган мәдәни чаралар драматургның туган ягында — Татарстанның Кама Тамагы районында дәвам итәчәк. Камал театры иҗатчының туган авылында ачык һавада “Мулла” спектаклен тәкъдим итәргә җыена.
«Татар-информ»