(10 август, 2015 ел) Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан ике елдан чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрергә ышандырдыИке елдан Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты Венгрия башкаласы Будапешт шәһәрендә узачак. Бүген Казанда ФИНА чемпионаты-2015не ябу тантанасында FINA әләме Будапештка күчте.
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ФИНА президенты Хулио Маглионе ФИНА әләмен Венгрия Премьер-министры Виктор Орбанга тапшырды. Соңгысы исә сүз алып: «Россия Дөнья чемпионатында 9 алтын медаль алды, чынлыкта исә аларның саны 10 га тигез, чөнки Татарстан чемпионатны югары дәрәҗәдә оештырган өчен алтын медальгә лаек. Без дә Будапештта чемпионатны бик яхшы итеп уздырырга тырышачакбыз», — дип ышандырды В. Орбан.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.