(10 август, 2015 ел) Программада 5 традицион юнәлеш буенча фикер алышалар
8-11 октябрь көннәрендә Казанда “Россия – Кытай: тарих һәм мәдәният” VIII халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылачак. Фәнни чараны КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты Кытайны өйрәнү, Ерак Көнчыгыш илләре тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы КФУ базасындагы Конфуций институты катнашында оештыра.
Конференциянең географиясе шактый киң: анда Россия һәм Кытай галимнәреннән тыш, Бөекбритания, АКШ, Германия, Украина, Үзбәкстан, Һиндстан һәм Черногория вәкилләре дә катнашырга теләк белдергән. Программада 5 традицион юнәлеш буенча фикер алышу күздә тотыла. Аерым алганда, “Кытай фәлсәфәсенең актуаль мәсьәләләре һәм кытай телен өйрәтү методикасы”, “Россия-Кытай мөнәсәбәтләре һәм Кытайның тышкы сәясәте”, “Кытай тарихы”, “Кытай фәлсәфәсе һәм мәдәнияте” темаларына чыгышлар булыр дип көтелә. “Кытайны өйрәнүче яшьләр секциясе”ндә соңгы курслар бакалаврлары, магистрантлар һәм аспирантлар катнаша ала.
Конференциягә кадәр фәнни мәкаләләр җыентыгы бастырылып чыгарылачак. Яшәү, туклану һәм экскурсия буенча чыгымнарны оештыручылар, юл чыгымнарын катнашучылар үзләре каплый, дип хәбәр итә КФУ матбугат үзәге.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.