(20 август, 2015 ел) 24-26 август татарлар өчен үзенчәлекле көннәр булачак
24-26 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була.
24 август көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнашында Туфан Миңнуллинны искә алу әдәби-иҗади кичә уздырыла.
25 августта, Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы басылуга 50 ел тулу уңаеннан, язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.
26 августта сәгать 15.30 да Муса Җәлил урамында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, каһарман-шагыйрь М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр китерү ниятләнә.
Шул ук көнне Мәскәү халыкара Музыка йортының Светланов залында Татарстан сәнгать осталары гала-концерты була. Анда ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, М. Җәлил исемендләге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары, “Голос” проектында катнашкан Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗәнова һ.б. артистлар чыгыш ясаячак.
Шулай ук сәнгать, фотосурәтләр күргәзмәләре, китап ярминкәсе уздыру да ниятләнә, диелә “Татары Москвы” сайтында.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтларыннан алынды.