(24 август, 2015 ел) Шулай ук фәнни-гамәли конференция һәм Сабан туе уздырыла
Сентябрь башында Литваның Немежис шәһәрендә Балтыйк буенда иң зур Татар җәмгыяте мәдәни үзәген ачу, Сабан туе милли бәйрәмен уздыру күздә тотыла.
Аерым алганда, 11 сентябрьдә Литва, шулай ук Балтыйк буе илләре, Россиянең Калининград өлкәсе татар җәмгыятьләре җитәкчеләре, Европа татарлары альянсы илләре вәкилләренең киңәйтелгән утырышы була. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан, Төркия Республикасының Литвадагы вәкиллегеннән шәрәфле кунаклар катнашыр дип көтелә.
12 сентябрьдә Немежис Татар җәмгыяте мәдәни үзәген ачу, фәнни-гамәли конференция һәм Сабан туе милли бәйрәмен уздыру күздә тотыла.
13 сентябрьдә Немежис Татар җәмгыяте мәдәни үзәгендә Татарстан һәм Төркия Республикасы вәкилләре киң җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре белән очрашачак. Кунакларга Литваның хәзерге башкаласы Вильнюс һәм борынгы башкаласы Тракайның истәлекле урыннары белән танышу мөмкинлеге булдырыла, диелә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.