(27 август, 2015 ел) М.Мәһдиевнең “Бәхилләшү” романыннан
…Соңгы елларда авылда халык саны кимегәч, кайбер җитәкчеләр колхоз фермаларына ярдәм итү максатында, шәһәр газоннарында инженерлар, фән кандидатлары, докторлары көчен файдаланып, печән хәзерләүне оештыра башладылар.
Фәнни-тикшеренү институтлары хезмәткәрләре, чалгыны балтадан аера алмаган дискотека кызлары скверга чыгып, лезвие, пәке, кайчы белән чирәм кыркып, азык-төлек программасына үзләреннән өлеш кертергә омтылдылар. Омтылышның нигезе изге – моңа сокланырга, моны хупларга гына кирәк. Ләкин тирәннәнрәк уйлап карыйк: шәһәр газонында тәүлек буе машина газы иснәп үскән үләннән нинди сөт ясала? Кайбер илләрдә шосседан егерме биш метр киңлектәге арада печәнне терлеккә бөтенләй бирмиләр икән. Аннан соң лезвие, кайчы, пәке ярдәмендә җыйган үлән белән сөтчелек, игенчелекнең язмышын хәл итеп буламы? Бу соң теге, безнең балалык елларындагы бер шаукымның бүгенге энекәше түгелме? Бар иде бит әле шундый еллар, яшелчәчелекне торф чүлмәкләре белән хәл итәргә мөмкин дип язалар иде, бу турыда күпме-күпме китап чыкты, авылларда күпме лекция укылды! Күпме мәктәп директорына, укытучысына, колхоз агрономына «черемәле торф чүлмәкләренә игътибары җитмәгәне өчен» катгый кисәтүләр бирелде, ә кайберләре, бичаралар, шул юлда партия билетларын райком өстәлләренә куйдылар.
…Быел мин бакчабызда тагын печән чаптым. Иң җиләкле урыннарны чапкач, аерым киптердем һәм бакча куенындагы ак мунча алдына кертеп иске диванга түшәдем. Ни генә әйтмәсеннәр, дөньяда иң татлы йокы – хуш исле печән өстендәге йокы. Авылда җиләкле печән өстендә йоклаган бер төн цемент, алебастр, обой, китап, палас, мебель исе килеп торган бүлмәдә йоклаган шәһәр төненең йөзенә тора. Ике көннән мин бакча уртасына кечкенә генә бер кибән дә куйдым. Дөньяда бик күп матур, рәхәт эшләр, мизгелләр бар: үзең җыйган, ремонтлаган машинага карап тору, язып бетергән китабыңның кулъязмасын күтәреп карау һ.б. Морҗачы үз эшенә әледән-әле читкә китеп карап ала, морҗасын әйләнеп уза. Умартачы, чүннеккә кергәч, кортларның тигез гөжләп бал ташуларын зур канәгатьлек белән тыңлап тора. Болар бары да тәнгә, рухка рәхәтлек бирә. Болар турында язылган. Әмма язучылар, журналистлар тарафыннан тасвирланмаган бер эш бар әле дөньяда: ул – печән кибәне салу. Шуны үз кулы белән татымаган кешене мин чын авыл кешесе дип исәпли алмыйм. Гафу итсеннәр. Ә ул болай…
…Аласың шоп-шома бер киштә. Гадәттә, ул ак чыршы киштәсе була. Аның бер генә ботагы да тырпаеп калмаска тиеш. Җирне бер генә көрәк тирәнлегендә алып, аны төп буе белән утыртасың. Аннан бер, ике метр озынлыгындагы (кибәннең зурлыгына карап) күсәкләр белән як-ягыннан терәтәсең. Розетка кебек итеп, күсәкләрнең читтәге башы җирдә, эчке башы җирдән бер аршын чамасы күтәрелеп, кибән үзәгенә – әлеге чыршы агачына терәлә. Бу корылманы «шеш» дип йөртәләр. Сүзлекләрдә «шеш»не «кибән үзәге» дип бирәләр, дөрес түгел. Шеш – әнә шул астагысы. Моның максаты зур. Печән кибәнен салып, очлап бетергәч, аны як-яктан тырма белән тарап матурлыйсың, тигезлисең. Өстән очлаеп калган кибәннең «корсагы» чыгынкы була да аска таба яңадан тарая. Тарыйсың, тарыйсың да аста җиргә тиеп торган итәкне бөтенләй алып бетерәсең. Каплап куйган розетка сыман шешкә кибән шулай итеп утыра да кала. Астан җил йөри, җиргә тимәгәнлектән яңгыр вакытында бер уч та печән череми. Бу – сәнгать әсәре. Печән кибәне салган көн – зур рухи бәйрәм көн.
Ләкин быел бу бәйрәмдә мин иркенләп шатлык кичерә алмадым. Узган ел, мин печән чапканда, янымда улым бар иде, миңа бераз чабышкач (шәһәр малае – чалгысы гел төртелеп торды), мин аңа печәннең иң җиләклесен генә, кояшта җилләтеп, мунча алдына түшәргә куштым. Аның хәрби хезмәткә китәсе елы иде, авылга ул саубуллашырга кайтты. Чыклы төн иде, безнең бакчада берөзлексез чикерткәләр чурлады. Әйтергә кирәк, авылдагы бөтен чикерткә бары тик безнең бакчада гына төн уздыра. Улым белән без җиләк исле печәнгә сузылып яттык, мунча алдында каен миллеге, нарат тактасы исенә җир җиләкле печән исе кушылган, кан сафланган, баш мие бушап, калыгып калган иде.
Татарстан яшьләре
№ — | 19.08.2015