(30 август, 2015 ел) КФУ һәм КИТТУ «Haldor Topsoe A/S» компаниясе белән хезмәттәшлек итү турында меморандумнар имзаладыТатарстанда «Катализ: казылмаларны һәм торгызыла торган ресурсларны баланслы файдалану» ЕВРОПАКАТ-2015 катализ буенча XII Европа конгрессы белгечләре тәҗрибәсен һәм эшләнмәләрен өйрәнергә һәм кулланырга әзерләр. Бу хакта конгрессны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Татарстан лидеры билгеләп узганча, форумда 60тан артык ил вәкиле катнаша. Ул барысына да Казанда эшләре уңышлы булуын һәм вакытларын күңелле үткәрүләрен теләде. Шулай ук Россиянең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе үзәге буларак Татарстан турында һәм төбәктә махсус мәгариф һәм фәнни-тикшеренү үзәкләре булуы турында кыскача сөйләде.
«Без туры элемтәләрне көйләргә, сезнең тәҗрибәгезне өйрәнергә һәм кулланырга тырышачакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«EuropaCat» катализ буенча XII Европа конгрессын ачу тантанасы кысаларында Казан федераль университеты (КФУ) һәм Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КИТТУ) «Haldor Topsoe A/S» компаниясе белән хезмәттәшлек итү турында меморандумнар имзалады.
Документны ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында КФУ ректоры Илшат Гафуров, КИТТУ ректоры Герман Дьяконов һәм «Haldor Topsoe A/S» компаниясенең башкарма вице-президенты Йеспер Нерлов имзалады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.