(31 август, 2015 ел) Татарстан лидеры «Kazan-Arena» стадионы янындагы зур концертта булды һәм бирегә җыелганнарны Республика көне белән котладыТатарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы бүген Республика көне уңаеннан оештырылган тантаналарда катнашы, ул «Kazan-Arena» стадионы янындагы төп концерт мәйданчыкларының берсендә булды. Сәхнә каршындагы мәйданда ТР лидеры котлавын Казанның меңләгән кешесе һәм башкала кунагы ишетте.
«Сезне иң төп бәйрәмнәребезнең берсе — Республика көне белән котлыйм. Без башкалабыз һәм бөтен республиканың ничек үзгәрүен күрәбез. Биредә зур күләмле чаралар үткәрелә: күптән түгел генә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты тәмамланды. Яңа объектлар төзелә. Хәзер бөтен республикада Парклар һәм скверлар елы бара — бу безнең яшәү мохитебез бит», — диде ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.
«Безнең киләчәккә планнар зур һәм без сезгә таянабыз. Бәйрәмебез күңелле үтсен!» — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
«Kazan-Arena» янында узган концертта бөтен республикадан иҗат коллективлары, шулай ук Россия эстрадасы йолдызлары — җырчы Юрий Антонов һәм «А-Cтудио» төркеме катнаша.
Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.