(2 сентябрь, 2015 ел) Чарага Россия һәм чит илләрдән епархиаль яшьләр бүлекләре, шулай ук дөньяви яшьләр һәм волонтерлар берләшмәләре лидерлары җыелдыКазанда «Татарстан Республикасы православие яшьләре көне» кысаларында «Дин белән берләшкәннәр — киләчәккә омтылганнар» дигән халыкара яшьләр форумы ачылды.
Форумда катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — республика Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев сәламләде.
Өч көн дәвам итәчәк яшьләр форумы яшьләр активистларының аралашу, өйрәнү һәм иҗат итү мәйданчыгына әвереләчәк, өч төп юнәлеш — халыкара һәм милләтара мөнәсәбәтләр, социаль һәм яшьләр хезмәтендә массакүләм мәгълүмат чаралары, үзиреклелек буенча эшләячәк. Төп өлеше Раифа Богородица монастыренда узучы чараларга Россия һәм чит илләрдән епархиаль яшьләр бүлекләре, шулай ук дөньяви яшьләр һәм волонтерлар берләшмәләре лидерлары җыелган. Барлыгы 200 кеше (16дан 35 яшькәчә), шул исәптән Рус православие чиркәве составына керүче, шулай ук Бөекбритания, Германия, Латвия, Литва, Польша, Әзербайҗан, Беларусь, Казакъстан һәм Украина епархияләре вәкилләре катнаша.
«Форум безнең өчен истәлекле булган Республика көне һәм Татарстан дәүләтчелегенең 25 еллыгында уза, — диде Фәрит Мөхәммәтшин яшь лидерларны сәламләп. — Республика парламенты Дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул иткән көннән алып Россиянең югары рухи мәдәниятле, инновацион икътисадлы һәм тотрыклы социаль мохитле алдынгы субъекты итү өчен киеренке, җентекле эш алып бардык», — диде.
Парламент башлыгы, хәзерге вакытта «Идел» лагерында узучы XXV Татар яшьләре көнендә катнашучыларны да шуңа охшаш проблемалар борчый, дип ассызыклады. Ул форумда катнашучыларга сәламәтлек, иҗат атмосферасы, нәтиҗәле фикер алышулар теләде, шулай ук ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның сәламләвен дә укыды.
«Дин белән берләшкәннәр — киләчәккә омтылганнар» дигән православие яшьләре форумында катнашучыларга чын йөрәктән чыккан сәламнәремне юллыйм. Аның исеме үк безнең яшьләрнең тормыш уңышы, аларның иҗатка һәм хезмәттәшлеккә юнәлеше рухи-әхлакый үсеш һәм камилләшү белән бәйләнгән», — диелгән сәламләүдә.
Әлеге проектны Казан епархиясе оештырган форум кысаларында төрле тренинг, коуч-сессияләр, интерактивлар һәм мастер-классслар оештырылачак, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды, http://www.tatar-inform.ru/