(10 сентябрь, 2015 ел) Татар дин галимнәре елы кысаларындагы чара Казанда Каюм Насыйри музеенда уздырылдыТатар дин галимнәре елы кысаларына күренекле дин әһеле Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинны (1896-1995) искә алу кичәсе булды.
Каюм Насыйри музеенда булган кичәдә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, ТР МДНнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Әхмәдзәки хәзрәтнең якташлары, укучылар, хезмәттәшләре, галимнәр катнашты.
Кичәне Нияз хәзрәт Сабиров Коръән аятьләрен укып башлап җибәрде, дога кылынды. Казанның Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институтыннан килгән галим, 20-30 нчы еллардагы исламның үсешенә кагылышлы фәнни тикшеренүләр алып баручы Илнур Миңннулин кунакларны имам яшәгән чор белән, вазгыять белән таныштырды, дини эшчәнлек алып барган күп кенә дин әһелләре турында сөйләде.
ТР Милли музей хезмәткәре Рәмзия Абзалина музей фондында сакланган Әмәдзәки хәзрәтнең мирасы белән таныштырды. “Бүген бездә имамның 115ләп китабы һәм язмалары саклана. Аны безгә Зәки хәзрәтнең хәләл җефете Галия абыстай тапшырган иде”, — дип сөйләде Рәмзия ханым.
Кичә дәвамында җыелган халык Әхмәдзәки хәзрәтнең яздырылган вәгазен тыңлады, тормышына кагылышлы кызыклы фактлар белән танышты. Чарага килгән үзенчәлекле шәхесләрнең берсе Ләмига Фәттахова булып, ул — Әхмәдзәки хәзрәтнең остазы Хаҗиәхмәт хәзрәт Фәттаховның кызы. Ул, шулай ук, хәтирәләрен яңартты.
Совет чорында булган чиксез каршылыкларга карамастан, халыкны иманга, хакыйкатькә, әдәп-әхлакка өндәгән, дин юлында армый-талмый хезмәт иткән, 1970-90 чы елларда Мәрҗани мәчетенең имамы булган мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиулла улы бүгенге дин әһелләре өчен дә бер үрнәк. Дин галимнәре елы кысаларында “Иман” нәшрияты “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин” дип аталган китабын тәкъдим иткән иде. Кичәдә китапны төзүчеләр Рәүф Ибраһимов һәм Нияз Сабиров та чыгыш ясады, язылу тарихы белән таныштырды. “Әлеге китап 3 мең данә белән дөнья күрде. Республика имамнарына без аны инде тараттык. Аны шулай ук Апанай мәчетендә алырга була. Биредә Әхмәдзәки хәзрәткә кагылышлы хатирәләр, аның вәгазьләре, аның турында мәкаләләр урын алды”, — дип әйтте Нияз хәзрәт.
Әлеге күркәм чараны исә Каюм Насыйри музее хезмәткәрләре һәм Апанай мәчете оештырды, диелә ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты хәбәрендә.
Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.