Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда Рус халык сәнгатен тәкъдим иттеләр

Казанда Рус халык сәнгатен тәкъдим иттеләр

admin 22.09.2015

(21 сентябрь, 2015 ел)  Татарстан халыклары Дуслык йортында Лидия Токсубаеваның «Русское народное искусство Казанского Поволжья XIX-XX веков» китабын тәкъдим иттеләр (ФОТО)

Әлеге китап өч Идел буе республикасы рус халкы сәнгатенең тарихи-этнографик тикшеренүе турында сөйли: Татарстан, Чуашия һәм Марий Эл.

Автор XIX-XX гасыр аралыгындагы архитектура, уеп ясау, чигү, туку, челтәр үрүнең үсеш алу һәм формалашу процессларын күзәтә.

Шулай ук китапта төбәкнең иҗтимагый үсешенә йогынты ясаган халык сәнгатенең роле һәм әһәмияте күрсәтелә. Хезмәтнең нигезенә автор тарафыннан күп еллар буе  үткәрелгән экспедицион тикшеренү материаллары салынган.

IMG_6664

Токсубаева Лидия Сергей кызы — Татарстан һәм тулаем Идел буе фәнни җәмгыятенең билгеле фигурасы. Озак еллар хезмәт иткән Казан университетында ул этнография фәннең үсешенә әһәмиятле өлешен керткән.

Китапны тәкъдим итү кичәсендә Татарстан халыклары ассамблеясе Советының Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры,  ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов,  Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Казанның Рус коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчесе Ирина Александровская, Ассамблея һәм Дуслык Йорты, фәнни берләшмә вәкилләре, Казан югары уку йортлары студентлары катнаштылар.

IMG_6633

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57