Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Волгоград өлкәсендә «Идел» татар мәдәни-мәгариф үзәге төзелде

Волгоград өлкәсендә «Идел» татар мәдәни-мәгариф үзәге төзелде

admin 23.09.2015

(23 сентябрь, 2015 ел) Волгоград өлкәсендә «Идел» татар мәдәни-мәгариф үзәге барлыкка килде. Ул 25 августта рәсми рәвештә теркәлде.

Үзәк татар гореф-гадәтләрен, йолаларны саклау һәм үстерү, халык һөнәрчелеген торгызу һәм ана телен саклауны үз алдына максат буларак куя. Оешмада әлегә 15 кеше эшли, алар тарафыннан Волжский шәһәрендә тел тренинглары уздырыла, Гуманитар инстиутта ял көннәре татар теле укытыла. Шунда ук татар гореф-гадәтләре музеен һәм бию түгәрәген ачып җибәргәннәр. Бүген бер төркем беренче бөтенроссия чарасына катнашачак. Волгоградлылар Йошкар-Олада үтәчәк «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестиваленә киләчәкләр.

Үзәкнең рәисе Рафыйк Бальбеков оешма Иделнең ике ярында да яшәүче татарларны берләштерү теләгеннән төзелүен искәртте.

«Татарлар бу төбәктә тигез таралып яшәми. Күпчелеге Ленин районына керүче Малай (Маляевка) һәм Бәхтияр авылларында гомер итә, тагын бер зур төркем уң яр ягында Светлояр районында яши», — дип аңлата Рафыйк әфәнде.

Рәсми чыганаклар күрсәткәнчә барлыгы Волгоград өлкәсендә 24 мең ярым татар теркәлгән дип санала.

Мәгълүмат http://tatar-congress.org сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57