(30 сентябрь, 2015 ел). 7-9 октябрьдә Казанда уздырылачак “Человек и вера” II Бөтенроссия телерадиотапшырулар һәм телевизион фильмнар фестиваленә Россиянең 60 төбәгеннән 200дән артык хезмәт кабул ителгән.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов хәбәр итте.
Искәртеп үтик: “Человек и вера” Бөтенроссия телерадиотапшырулар һәм телевизион фильмнар фестивале Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшыру компаниясе (БДТРК) тарафыннан, традицион диннәрне популярлаштыру, төрле конфессия вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруда катнашу максатыннан, үткәрелә.
Фирдүс Гыймалтдинов билгеләп узганча, “Человек и вера” – күчмә фестиваль. Былтыр ул Төмән өлкәсенең Тобольск шәһәрендә үткәрелгән. “Казанның фестивальне үткәрү урыны буларак сайлануы очраклы түгел, чөнки Татарстан башкаласы – барлык конфессияләр вәкилләре тыныч һәм тату, үзара аңлашып яши торган шәһәр. Хезмәттәшләребезгә республикабызны, башкалабызны күрсәтергә телибез. Фестиваль кысаларында Татарстан кунакларын Казан белән таныштыру, шулай ук Болгар шәһәренә, Зөя утрау-шәһәрлегенә алып бару күздә тотыла”, – диде ул бу уңайдан.
Спикер чараның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелүенә игътибарны юнәлтеп, моның нәтиҗәсендә, фестиваль Россиянең Калуга, Тула, Рязань, Сахалин, Красноярск, Төмән, Калининград өлкәләреннән, Хабаровск крае, Ямал-Ненец автономияле округы, Татарстан, Марий-Эл, Бурятия, Хакасия, Тыва, Дагстан, Чечня, Ингушетия, Төньяк Осетия, Кабарда-Балкария, Кырым Республикаларыннан һ.б. төбәкләрдән барлыгы 100 катнашучыны кабул итәчәк. Аларның торак, ашау-эчү, юл чыгымнары капланачак. Татарстаннан фестивальдә Әлмәт, Буа һәм Казан шәһәрләреннән 6 хезмәт тәкъдим ителгән.
Фирдүс Гыймалтдинов сүзләренә караганда, фестивальнең нигезен дин, иман, рухи кыйммәтләр, әхлак мәсьәләләрен күтәргән теле- һәм радиотапшырулар, репортажлар, сюжетлар һәм фильмнар тәшкил итә. Хезмәтләрдә сүз ислам, православие, католицизм, иудаизм, буддизм, шаманизм турында бара. Аларның күпчелеге диннәр яңарышына багышланган.
Хезмәтләрне БГТРК генераль директоры урынбасары Рифат Сабитов рәислегендәге жюри бәяләячәк. Жюри составында – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаменты Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе башлыгы Илнур Гатауллин, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, Рим католиклар чиркәвенең Казандагы мәхәлләсе җитәкчесе Диогенес Уркиза, Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик һ.б.
Җиңүчеләрне 12 номинация (6 төп һәм 6 махсус) буенча бүләкләү планлаштырыла. Алар арасында – “Иң яхшы телевизион фильм”, “Иң яхшы телевизион тапшыру”, “Иң яхшы радиотапшыру”, “Иң яхшы репортаж”, “Иң яхшы мәгълүмати сюжет”, “Иң яхшы тарихи-мәгърифәти тапшыру”, “Темага тугрылык өчен”, “Рухи традицияләрне ныгытуга керткән иҗади өлеш өчен”, “Россиянең изге урыннары” һ.б. Моннан тыш, быел оештыручылар тарафыннан тагын бер номинация гамәлгә куелган – “Төрле традицион диннәр вәкилләренең үзара багланышы темасына багышланган иң яхшы теле-, радиотапшыру”.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды