(1 сентябрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Казан шәһәренең җиденче сыйныф укучылары өчен толерантлык дәресләре үтте. Алар белән беррәттән концертлар залына иң зирәк кешеләр — өлкән яшьтәге тамашачылар да җыелган иде. Ни өчен? Чөнки 1 октябрь — Өлкәннәр көне. (ФОТО)
Толерантлык дәресләре Татарстан халыклары Дуслык Йорты тарафыннан инде өченче ел оештырыла. Узган ел һәр пәнҗешәмбе көн үткәрелгән әлеге дәресләр концертлар залында барлыгы 10 000 җиденче сыйныф укучыларын җыйган булган. Ә быел беренче толерантлык дәресе тагын бер вакыйга белән берләштереп үткәрелде. Ул да булса — Өлкәннәр көне.
Толерантлык, дуслык һәм татулык дәресләре матур чыгышлар белән үрелеп барды. Концерт төрле милләт киемнәре кигән чибәр кызларның күмәк биюе белән башланып китте. Алга таба «Без күп милләтле Татарстанда яшибез!» кебек сүзләр яңгырады. Концерт тамашачыларны Республикабызда дус, тату яшәгән төрле милләт халыклары белән таныштырды. Укучылар һәм өлкәннәр төрек, әрмән һәм татар телендә җырлар тыңладылар, кавказ, рус, һинд халыклары биюләрен карадылар.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты диреторы Ирек Илдус улы Шәриповның чыгышы аеруча да үтемле булды. Ул Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортында инде өченче ел оештырылучы әлеге толерантлык дәресләрен бик мөһим эш дип саный.
Залга ник өчен нәкъ менә җиденче сыйныф укучылары җыелганын да бик кызыклы итеп аңлатты ул. Баксаң, галимнәр һәм мөгаллимнәр фикеренчә, түбән сыйныф укучылары уенчыклар белән кызыксынса, югары сыйныф укучылары мәхәббәт хакында хыяллана. Ә нәкъ менә җиденче сыйныф укучылары дуслык һәм татулык кебек әһәмиятле төшенчәләрне барыннан да яхшырак аңлый икән. Шуңа да алар иң акыллы укучылар булып саналалар. Нәтиҗәдә, толерантлык дәресенә аларны чакырганнар.
Ирек Илдус улы толерантлык төшенчәсенең асылын ерактан килеп, әмма бик төгәл аңлатып күрсәтте. Безнең республикабыз, Казан шәһәребез урнашкан Татарстанның дүрт байлыгы бар: беренчесе — табигать, уңдырышлы, бай һәм матур җир; икенчесе — хезмәт сөючән һәм акыллы халык; өченчесе — заводлар һәм фабрикалар, табигый ресурслар; ә дүртенчесе һәм иң мөһиме — безнең җирлектә халыклар бер-берсе белән тату яшиләр. Дөньядагы башка республикалар безнекеннән матурырак яки баерак булсалар да, халыкның тынычлыгы юк. Шуңа күрә төрле милләтләр безнең җиргә омтылалар. Моңа дәлил булып Татарстан Республикасында яшәгән 173 милләт халкы тора.
Үз чыгышын тәмамлап, ул залдагы укучыларга әби-бабаларына шалтыратып, аларны бәйрәм белән котларга, аларны ничек яратуларын һәм хөрмәт итүләрен әйтергә киңәш бирде. Үзе дә өлкән яшьтәге кунакларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
«Мин Дуслык Йорты директоры, депутат, 46 яшемдәге ир-ат булсам да, иртә белән үз әниемне олылар көне белән котладым. Чөнки яныбызда әти-әниләребез булганда, алар өчен һәрберебез дә бала булып калабыз. Бу бәйрәм барлык хезмәт кешеләрен: җитәкчеләрне, гади халыкны, балаларны бер дәрәҗәгә тигезли. Хөрмәтле өлкәннәр, зур бәйрәм белән сезне! Балаларыгызны, якыннарыгызны сөендереп, озын-озак яшәгез, исән-сау булыгыз. Бу бик кадерле, кирәкле бәйрәм!», — дип сөйләде Ирек Илдус улы.
Татарстанда яшәгән халыклар бер-берсен аңламасалар, бер-берсенә каршы торсалар, хәвефләр булыр иде. Ә бүген бөтен милләтләр бер сәхнәдә тора, бер Республикада яши, бергә киләчәчгебезне төзи. Бу — иң мөһиме!
Диләрә Батршина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге