(2 октябрь, 2015 ел). 7-12 октябрь көннәрендә Казанның “Идел” яшьләр үзәге базасында II Төрки яшьләр фестивале уздырыла. Чара ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырыла.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында бүген уздырылган матбугат конференциясендә әлеге фестиваль турында сүз барды. Журналистлар сорауларына Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова һәм “Идел” яшьләр оешмасы җитәкчесе Ләйсән Сафина җавап бирде.
Фестивальнең максаты — РФның төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче төрки яшьләрне милли-мәдәни яктан берләштерү, эшлекле элемтәләрне ныгыту, яшьләр сәясәте, фән, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу.
Ләйсән Сафина сүзләренчә, икенче тапкыр гына уздырыла торган быелгы әлеге чарада дөньяның төрле почмакларында эшчәнлек алып баручы 28 оешмадан 70кә якын активист катнашуы көтелә. Делегатлар арасында әзербайҗаннар, балкарлар, башкортлар, гагаузлар, иран төркмәннәре, казакълар, кыргызлар, ногайлар, төрекләр, хакаслар, чувашлар, карачайлар һәм, әлбәттә инде, татарлар бар. “Төрки яшьләрнең уртага салып сөйләшәсе мәсьәләләре шактый һәм аларның күбесе тел, аны саклау белән бәйле. Истанбулда уздырылган төрки яшьләр корылтаенда булганнан соң төрки халыкларның Казан белән ныклап кызыксынуын аңладык һәм күпләр Татарстан башкаласының зур потенциалын күрүен тойдык”, — диде “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе журналистларга.
“Татар яшьләре һәрвакыт алда бара. Безнең күрсәтер һәм өйрәтер әйберләребез бар. Шуңа да без башка төбәкләрдә яшәүче төрки яшьләрне бик рәхәтләнеп үзебезгә чакырабыз”, — дип белдерде Миләүшә Шәрәпова.
“Яшьләр берничә мәйданчыкта эш алып барачак. Анда алар төрле өлкәгә караган проектларын презентацияләячәк. Безгә дә алардан өйрәнер нәрсә бар”, — ди Ләйсән Сафина.
Фестиваль кысаларында экскурсияләр, мәдәни чараларны тамаша кылу, Казан белән таныштыру да күздә тотыла. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Мулла” спектаклен күрсәтү, Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган фильмнарны тәкъдим итү дә планлаштырыла, дип хәбәр ителде матбугат конференциясендә.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды