(1 октябрь, 2015 ел) Россия Президенты Владимир Путин сәяси репрессия корбаннары истәлегенә мемориал торгызу турындагы боерыкны имзалаган. Әлеге документ хокук мәгълүматы порталына урнаштырылган.
Һәйкәл сынчы Франгулянның «Кайгы дивары»нда («Стена скорби»)проекты буенча эшләнәчәк һәм илнең башкаласында урнаштырылачак. Проектны финанслауның чыганакларын эзләү эшен Путин РФ хөкүмәтенә һәм Мәскәүгә тапшырган.
2015 елның август аенда хөкүмәт дәүләт сәясәтенең сәяси репрессияләр корбаннары истәлеген мәңгеләштерүгә корылган Концепциясен раслады. Документ авторлары Россиядә әле дә булса репрессия корбаннары истәлегенә куелган уртак һәйкәл булмау турында әйттеләр. Документ көченә Бөек Ватан сугышы вакытында депортация корбаннары да керәләр.
СССРда репрессиягә корелиялеләр, немецлар, карачайлылар, калмыклар, чеченнар, ингушлар, балкарлылар, финнар-ингерманландлар, кырым татарлары, төрекләр-месхетиннар һәм башка күп кенә этник, этноконфессиональ группалар дучар булганнар.
Под действие документа попадают в том числе жертвы депортации во время Великой Отечественной войны.
Мәгълүмат http://nazaccent.ru сайтыннан алынды