(5 октябрь, 2015 ел) Ел саен 5 октябрь көнне 100дән артык илдә укытучылар көне үткәрелә. Без барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Аерым рәхмәт сүзләрен Күп милләтле якшәмбе мәктәпләрендә хезмәт иткән укытучыларга җиткерәбез.
Дөньякүләм укытучылар көне — барлык укытучыларның, мөгаллимнәрнең һәм укыту юнәлешендә эшләгән хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Бу көнне укытучыларның укыту барышындагы ролен һәм хезмәтен, шулай ук җәмгыять үсешенә керткән өлешен билгеләп үтәләр.
Россиядә 1994 елдан дөньякүләм календарь буенча Укытучылар көне 5 октябрьдә бәйрәм ителә, аңа кадәр ул октябрьнең беренче якшәмбесенә туры китереп үткәрелде, Беларусь, Кыргызстан, Латвия, Молдова, Украинада ул әле дә шулай. Үзбәкстанда исә Укытучылар көне 1 октябрьдә бәйрәм ителә, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Эстониядә, Россия кебек, – 5 октябрьдә.