(4 октябрь, 2015 ел) Татарстан президенты Япония белән хезмәттәшлекне үстерүнең перспективасын фән һәм техника, мәгърифәт өлкәләрендә күрә.
Рөстәм Миңнеханов Япониятнең Киото шәһәрендә үткәрелә торган «Җәмгыятьтә фән һәм технологияләр» (Science and Technology in Society) халыкара форумында катнашты.
«Бу бик мөһим форум, чөнки фән — ул икътисадны алга җибәрүче», — дип сөйләде Миңнеханов.
Аның сүләренә караганда, форумда катнашудан тыш, ул икеяклы эш сөйләшүләре уздырган.
«Безнең Toshiba и Yokogawa Electric компанияләре белән эшләү перспективасы яхшы. Алар белән хезмәттәшлекне киңәйтергә җыенабыз», — дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Республиканың министрлары, эшмәкәрләре һәм галимнәре белән берлектә килгән Татарстан президенты Япония белән мәгариф өлкәсе буенча да хезмәттәшлек планнары турында искәртеп үтте. Шулай ук Киотода үтүче форумда Татарстан ел саен тәкъдим ителсен дигән теләген белдерде.
«Без бирегә ел саен килергә планлаштырабыз», — дип сөйләде республика президенты.
Шул ук көнне Рөстәм Миңнеханов РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович белән Япониятнең премьер-министры Синдзо Абэ очрашуында катнашты.
Мәгълүмат РИА Новости сайтыннан алынды