Татарстанга ясаган визиты кысаларында Игорь Баринов Татарстан халыклары Дуслык Йортында булачак. Шул ук көнне (8 октябрь) 16:00 сәгатьтә ул МА “Татар-информ”га интервью бирәчәк.
Игорь Баринов быел Россиядә булдырылган Милләт эшләре буенча агентлыкның максат һәм бурычларын тормышка ашыру турында сөйләячәк.
Республиканың милләтара һәм конфессияара тормышына караган сорауларны pr@tatar-inform.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.
Милләт эшләре буенча федераль агентлык – РФ башкарма хакимиятнең федераль органы. Ул дәүләт милли сәясәтен, милли мөнәсәбәтләргә караган дәүләт һәм федераль программаларны тормышка ашыру функцияләрен башкара. Агентлык РФ президенты боерыгы белән 2015 елның 31 мартында төзелгән.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге